Лениногорскида алдагы көннәрдә аяз һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә алдагы көннәрдә Лениногорскида аяз һава торышы.
Бүген, 13 апрель көнне, аяз көн. Көндез һава температурасы +3 +9 градуска кадәр җылы, төнлә +2 –3 градус булачак.
Бүген, 13 апрель көнне, аяз көн. Көндез һава температурасы +3 +9 градуска кадәр җылы, төнлә +2 –3 градус булачак.
14 апрель көнне, шулай ук, аяз һава торышы көтелә. Температура көндез +7 +12 градуска кадәр җылы, төнлә +1 градус булачак.
15 көнне аяз көн булачак. Температура көндез +6 +10, төнлә +4 +2 градус булачак.
16 апрель көнне болытлы һава торышы, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Температура көндез +3 +6 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә +2 –1 градус булыр, дип фаразлана.
