Зәйдә депутатлар иминлек мәсьәләсенә басым ясый
Зәй районында оператив хәл, Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгынга бәйле рәвештә Зәй районы территориясендәге объектларда янгын куркынычсызлыгы, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә җентекле күзәтүләр оештыру эшен башлау, кеше хокукларын яклау мәсьәләләре район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышында депутатлар тыңлавына куелды. Оператив хәл буенча чыгыш ясаган эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев гомумән алганда район территориясендә төрле хокук бозуларның 2014 елда 2013 елга карата кимүгә баруын ассызыклады, бу тенденциянең агымдагы елда да саклануын әйтте. Ә янгын куркынычсызлыгына килгәндә, районда халык күпләп җыела торган 92 объект булуы исәпләнгән. Шулар арасыннан инде үзәк базар бинасында янгын куркынычсызлыгын үтәү таләпләре тикшерелгән,кайбер төгәлсезлекләр ачыкланып, җаваплы затларга аларны тиз арада төзәтү буенча предписаниеләр бирелгән. Алга таба халык күп була торган урыннарны тикшерү дәвам итәчәк. Депутатлар әлеге мәсьәләгә аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте.