Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ

0
СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ

Сугыш аяусыз.  Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт,  өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар,  юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән,  сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен  өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга,  җимереклекләрне торгызуга үзеннән өлеш керткән кешеләрнең  дә исәбе республикада 400 мең тирәсе генә калган икән. Әлбәттә, аларның истәлекләрен теркәп калдыру мәслихәт.  Күптән түгел “Мәктәп” редакция-нәшрият үзәгендә дөнья күргән “1941-1945. Сугыш чоры балалары” дигән басмада туплап бирелгән сугыш һәм аннан соңгы  чорлардагы  кешеләрнең михнәтле балачак турындагы хатирәләре   бүгенге яшьләребезне дә тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеге турында кисәтә. Басманы ТР Милли музей филиалы булган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы каршында эшләүче, ветераннарның “Сугыш чоры балалары” исемле иҗтимагый оешма рәисе Рафаэль Сальмушев төзегән һәм китап аның проекты буенча нәшер ителгән. Җыентыкны исә  Рафаэль Сальмушев Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова белән бергәләп әзерләгән.

Сабыйларның аяныч язмышы, тол аналарның кичерешләре турында дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Күренекле сәнгать әһелләре Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Айрат Арсланов, Зиннур Нурмөхәммәтов, язучы Әхәт Сафиуллин, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, гомере буе  сәнгатькә хезмәт иткән Әзһәр Хөсәенов, Камал театрының мәшһүр артисты Равил Шәрәфиев һәм башкаларның  язмышы,  гыйбрәтле һәм мактаулы. Аларның тормыш юлы, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кереш сүзендә искәрткәнчә, сугыш чоры балаларының, авырлыкларга карамастан югалып калмавын,  илебезне аякка бастыруда хезмәт куюларына бер дәлил.

Әйтик, ятимә калгач, әнисенең бертуганы Закирә апасында үскән, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалова хатирәләре аеруча гыйбрәтле. “1944 ел иде, бугай... Ашамый-эчми мәктәпкә китәм. Дәресләрдә көне-буе ач утыргач, өйгә кайтам. Хәлем юк. Шунда Ленинградтан кайткан сеңелем сабыйларча беркатлылык белән әйтеп куя: “Без аш ашадык инде. Әбекәй табакны юып куйды”. Миңа шулкадәр авыр булды. “Син бит бүген ашамаган”, - диюче юк.”

“Бер-ике көн, хәтта бер атна ашамау ачлык түгел әле ул. Ачлык дигәннәре айлар буе кычыткан, ат кузгалагы, ачы бәрәңге яфраклары салып пешергән шулпа чөмереп яшәү, каты ябыгу, хәлсезләнү, баш авырту ул. Җае чыгып ашап алу мөмкинлеге булса, корсагың кабарып авырта башласа да, күз туймый, туктап булмый. Без бу хәлләрне кичердек, ашап туя алмас хәлгә җиткән ач балаларын күреп газапланучы чарасыз әниләрне дә күрдек”, - дип яза инженер-конструктор Рәшит Нургали.  

Әмма колхоз рәисләренең, хәтта кайбер күрше-күләннәренең авылдашларының балаларны, үзләрен ач үлемнән саклап калу өчен кесә төбенә ашлык салып кайтуларын әләкләп төрмәгә утыртулары, мәрхәмәтсезлеге кебек хәлләрнең дә хәтсез булуы хәйран калдыра. “Авыл Советы рәисе Н.Ибәтуллин, колхоз рәисе З.Абдуллин абыйлар, бер кесә бодай өчен хатын-кызларны төрмәгә утырту буенча районда алдынгы булганнардыр. Яшьтәшебез Хәкимә Насыйрованың өйләрендә тентү үткәрүләре хәтеремдә. Без, бала-чага, дер калтырап, бу мәхшәр ни белән бетәр икән, дип карап торабыз. Эштән кесәгә салып кайткан бодайны бәрәңге бакчасыннан табып алдылар. Эзләүчеләрнең ничек куанганнары әле дә күз алдында. ... Колхоз рәисе Зәкәрия абыйның шатланып,  күңеле булып, түбәдән кар ишелеп төшкән тавыш чыгарып көлеп җибәрүе онытылмый”, -  дип яза галим агроном Рәдиф Ханнанов.

Питрәч районында туып-үскән Рәфкать Ибраһимов та гаять күңелсез хәлләрне искә төшерә. “Колхоз рәисе кырдан чүп үлән, печән алып кайтмасыннар дип, мескен хатын-кызларның уфалла арбасын үз өе янына җыеп, чылбыр белән йозаклап куйган иде. Бу бер нинди мантыйкка да сыймый торган гамәл. Әгәр колхозчы печән җыеп, хайванын асрый алмагач, аның фронтка җибәрергә ите, мае, сөте, йоны булмас, үзе дә ачка тилмерер иде. Шундый хәл дә була: “Колхоз фермасында хайваннарга пешергән бәрәңгене, шунда эшләүче кешеләр ашаганны күреп, казандагы бәрәңге өстенә “пес”  иткән ул”.

Әлбәттә, китапта гыйбрәтле хәлләр күп. Ачлыктан язын зарарланган бөртек ашап кан китү, тамак шешү кебек авырулардан авыллары белән кырылган кешеләр турындагы вакыйгаларны укуы да авыр.

Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә “Әрнүле балачак”, “Шигърият”, “Фотокушымта” кебек бүлекләрдән торган “1941-1945. Сугыш чоры балалары” китабын тәкъдир итү кичәләре үткәрелә. Анда еш кына мәктәп укучылары, студентлар да чакырыла. Билгеле ки, авыр елларның күп төрле хатирәләре сөйләнә торган бу кичәләр яшьләргә үзе бер дәрес. Бу тәкъдир итүләр еш кына “Сугыш чоры балалары” иҗтимагый оешмасы каршында эшләүче “Казан таңнары” иҗат берләшмәсе чыгышлары белән   үзе бер зур бәйрәмгә әверелә.

Тәкъдим итү кичәләрендә ветераннар, галимнәр, язучылар чыгыш ясый. ТР Милли китапханәсендә үткәнендә язучы-журналист Шаһинур Мостафин, галимә Лена Гайнанованың истәлекләре кичәдә катнашкан 126 нчы гимназия укучыларын аеруча тәэсирләндерде.

Рафаэль Сальмушев һәм Әлфия Шәрипова бу китапның соңгысы булмавын әйтә. Сугыш чоры балалары хатирәләрен туплау дәвам итә, инде тагын бер китап нәшер ителү өчен әзерләп куелган. Хәзер исә басманы әзерләүчеләр химаячеләр эзли икән.

Сөембикә КАШАПОВА. 






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»


Спорт в России и мире
Москва

Онлайн-лекторий «Иннагрика»: подкасты с учеными и экспертами об агротехе доступным языком


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

«Компьютерный 3D-переводчик на жестовый язык» стал одним из победителей конкурса цифровых проектов и идей для людей с нарушением слуха «Мы услышим»





Путин в России и мире
Москва

Путин наградил коллектив станции скорой помощи Белгородской области


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск приостановил участие в договоре о вооруженных силах в Европе




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Белый дом признал причастность к выработке «формулы мира» Киева


Навальный в России и мире
Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Башмет

С 31 мая по 7 июня 2024 в Самаре пройдет детская академия Башмета



Москва

Капремонт школ остается важнейшим направлением в работе подмосковной «Единой России»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net