Сөенде боеккан күңелләр
Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк балалар китапханәсендә “Тату гаилә” коррекция балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен курчак театры күрсәтте. Соңыннан малай-кызлар курчакларны киеп сәхнә артында үзләре дә уйнап карады. Мондый игелекле гамәл коррекция мәктәбендә укучылар өчен дә оештырылачак.
