Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Әлмәт эшмәкәрләре җиләк үстерергә планлаштыра

0

Республика җитәкчелеге урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Вәзгыять шундый: эшмәкәрлек эшчәнлеге алыпсатарлык белән генә чикләнмәскә тиеш. Хәер, башкалар җитештергәнне сатып кына әллә ни ерак китеп булмавын алар үзләре дә аңлый башлады. Шуңа да соңгы елларда җитештерүчәнлеккә өстенлек бирүчеләр елдан-ел арта бара. Тиздән бакча җиләген дә кышын-җәен үзебезнең төбәктә үстерелгәнне генә куллана башларбыз, иншалла. Һәрхәлдә, чәршәмбе көнне әлеге юнәлештә зур тәҗрибәгә ия Илдар Ситдыйков белән очрашу вакытында бу тармак белән дә кызыксынучылар байтак булды.

Башкала кунагы Әлмәткә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакыруы буенча килде. Безнең районда 6368 урта һәм кече бизнес вәкиле теркәлгән. Арада бәрәңге, суган, кишер-кәбестә игүчеләр дә юк түгел. “Ә нигә башка җиләк-җимешләрне дә шушы җирлектә генә үстермәскә? Кибет-базарлардан читтән кайтарылган җиләкләрне алабыз һәм аларга сорау зур бит. Үзебезнеке ышанычлы да, файдалы да, экологик яктан чиста да булыр,” дигән иде район башкарма комитеты җитәкчесе фермерлар һәм эшмәкәрләр белән уздырган киңәшмәдә. Өстәвенә илдә кризис булуга карамастан, дәүләт тә төрле программаларын саклап, ярдәм итәм дип тора.

Әлмәтлеләрне күпләп, зур сәүдә нокталарына җибәрерлек, һәркемгә җитәрлек җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнергә әйдәү нигезле. Илдар Ситдыйков билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә.

– Әлеге бизнесның киләчәге бар. Свежий җиләкләргә ихтыяҗ безнең мөмкинлекләрдән йөз тапкырга артып китә, кайчакларда хәтта җыйганны янга басып көтеп торалар. Шулай ук туңдырылган җиләк-җимеш сорап килүчеләр дә күп. Кулланучылар бакча җиләге белән генә түгел, карлыган, кура җиләге белән дә кызыксына. Кемдер алардан джем, кайнатмалар ясап, сатуга куя,  – диде эшмәкәр. – Безнең гектарлар Казанда яшәүчеләр ихтыяҗының нибары биш процентын гына канәгатьләндерә ала.

Эшне 2 гектардан башлап җибәргән булганнар. Хәзер җиләк-җимеш мәйданнары 7 гектарга җиткерелгән. Дәүләт грантлары, эшмәкәрләргә каралган ташламалы программалар зур ярдәм булган. Базарда җәен җиләк белән сәүдә итүче әлмәтлеләр арасында әлеге язманы укыгач: ”Сатуы бик авыр бит” диючеләр дә табылыр. Нәкъ шундый ук сүзләрне башкала кунагына да җиткерделәр. Ул сәүдә үзәкләренең күпләп алуга өстенлек бирүен әйтте.

 Татарстанда җиләк-җимеш өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр юк. 13 апрельдә республикадан бер төркем Краснодарга белемнәрен баетырга барырга җыена. Әлмәт фермерлары арасында да укырга барырга теләк белдерүчеләр булды.

Әлбәттә, миллионнар ала башлаганчы, башта үзеңә аларны кертергә кирәк. Җаваптан аңлашылганча, эш башлаганда 1 гектарга 1 миллион сум тотылган. Инвестициянең үзен аклавы мисаллар белән дәлилләнде. Беренче елда 4 тонна уңыш алынса, икенче елда 17 тонна җиләк-җимеш җыелган. Икенче елдан ук керем гектарына 4 миллион сумга җитә, диде эшмәкәр.

Кызыктыргыч тәкъдим. Өстәвенә район башкарма комитеты җитәкчесе дә төбәктә эшмәкәрлек, фермерлык хуҗалыклары үсешенә әйдәп, теләктәшлек белдереп тора. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов турында әйткән дә юк. Республикада агросәнәгать комплексы кластеры кысаларында җиләк-җимеш үстерү буенча субкластер төзү буенча да эш бара.

– Татарстанда банан белән хөрмә җимеше генә үсә алмый, калганнарын игәргә була, – дип Әлмәттә эшмәкәрлекнең бу юнәлешен дә үзләштерү буенча барлык шартлар булуын билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

 Ул бу эшне узак сузмаска,  яшелчә-җимеш кластеры оештыруга, әлеге җитештерүчәнлек белән шөгыльләнергә әзер булган кешеләр исемлеген барлап, мәгълүматлар туплагач, бизнес план төзергә, мәйданчыкларга чыгарга һәм май аенда ук эш башлап җибәрергә кирәклеген искәртте. Ә инде техниканы, үсемлек һәм башка материалларны үзәкләштерелгән тәртиптә алырга, белгечләрне укытырга була. Илдар Ситдыйков та әлмәтлеләргә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Әлмәттә җиләк үстерү белән шөгыльләнүче бер-ике эшмәкәр бар икән. Дөрес, аларның бизнесы әлегә кечкенә мәйданнарда гына алып барыла. Мәсәлән, Нәдер авылында яшәүче Ринат Азизов бакча җиләген өч ел үстерә икән инде. Ярты гектарлы мәйданын ул да быел арттырырга ниятли. Сорау бар, җиләк үстереп табыш та алырга, өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәргә дә була, диде ул да.

Ирина Апачаева






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net