Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Игътибар: юл йөрү кагыйдәләре үзгәрде

0
Шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүле һәм велосипедчыларга да кагыла.
Үзгәрешләрне Министрлар Кабинеты кушуы буенча Россиянең Транспорт министрлыгы әзерләгән. Яңа кагыйдәләр нигезендә юл хәрәкәтен оештыру өчен яңа юл билгеләре белән беррәттән техник чара һәм яңа тамгалар да кулланылачак. Әлеге үзгәрешләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
 
1. Диагональ җәяүле юллары
 
Яңа кагыйдәләр нигезендә тиздән юлларда җәяүлеләр өчен диагональ юл чыгу урыннары барлыкка килергә тиеш. Билгеле булганча, әлеге төр җәяүле юллары зур мегаполисларда кулланыла. Алар җәяүлеләргә зур уңайлыклар тудыра. Иң мөһиме, светофорның яшел уты янганны көтү вакыты бермәбер кими, дип ышандыра документны әзерләүчеләр.
 
2. Яңа юл билгеләре
 
Тиздән юл буйларында паркингларга машинаны “елочка” кебек урнаштырырга рөхсәт итә торган махсус билгеләр барлыкка киләчәк. Моңа кадәр юл йөрү кагыйдәләрендә машина кую төрләрен күрсәтә торган билгеләр бар иде инде. Тик араларында “елочка” формасы турындагы тамга моңа кадәр булмаган.
 
3. Паркингны күрсәтә торган махсус билге (разметка)
 
Билгеле булганча, моңа кадәр паркингтагы машина кую урыннарының һәрберсе аерым-аерым күрсәтелә иде. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә машина кую зонасын аерым бер билге генә күрсәтеп торачак. Әлеге тамга ярдәмендә паркингның башын һәм азагын билгеләргә мөмкин булачак. Әле алай гына да түгел, түләүле паркингларда машиналарын түләүсез калдыра алучылар өчен урыннар аерылып торачак.
 
4. “Куркынычсызлык утравы”
 
Әлеге “утраулар” махсус бордюр ташы яки горизонталь сызыклар ярдәмендә ясалачак. Кагыйдә буларак, ул юлның кара-каршы якларын аера. Бу урыннар җәүялеләр өчен туктау урыны буларак та файдаланылачак.
 
5. Велосипедчы юллары
 
Бу – иң зур үзгәрешләрнең берседер, мөгаен. Яңа кагыйдәләр нигезендә велосипедчыларга юлның иҗтимагый транспорт өчен дип билгеләнгән өлешеннән йөрү рөхсәт ителәчәк. “Велосипедчылар өчен махсус полоса” дип атала торган махсус билге дә барлыкка килергә тиеш.
 
6. Яңа төр светофорлар
 
Яңа юл йөрү кагыйдәләре нигезендә светофорларда кызыл төстәге махсус сигнал барлыкка киләчәк. Ул машина йөртүчеләргә әлеге юл чатында теге яки бу якка борылыш бармы-юкмы икәнлеге турында хәбәр итеп торачак. Әлеге үзгәреш юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип ассызыклый белгечләр.
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, яңа кагыйдәләр 7 апрельдән гамәлгә кертелде.
 
Рәмзия ЗАКИРОВА
 
http://intertat.ru/





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net