Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Базарлы Маткның кайсы урамнарында юллар яхшырыр

0

“Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый:  кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева”

“Без район үзәгенең Тимирязев урамында яшибез. Барыбызда да кечкенә балалар. Кышын юлны ачалар әле, ә язын һәм көзен юлсызлыктан, пычрактан интегәбез. Урамыбызга кайчан әйбәт юл салыныр икән?”

 

Газета укучыларыбызның әлеге сорауларына җавап алу өчен “Алексеевскдорстрой”ның Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Аңардан мондый җавап алынды:

“Базарлы Матак урамнарын асфальтлау, каты түшәмәле юллар салу исемлеге берничә тапкыр үзгәртелде. Башта район үзәге юлларын төзекләндерүгә билгеле бер күләмдә акча планлаштырылган иде. Аннан ул шактый киметелде. Әлегә без Базарлы Матактагы Җиңүнең 40 еллыгы (1 километр 300 метр) һәм Яшьләр (ярты километр) урамнарын тулысы белән асфальтлауны планлаштырабыз. Урман урамына 400 метр арага вак ташлы-комлы катнашма (ЩПС) җәячәкбез. Шәйдуллин, Фрунзе, Гафиятуллин, Пролетар урамнары асфальтланыр дип көтелә. Ирек Сөләйманов урамының бер өлешенә асфальт салып, бер өлешенә ЩПС җәю күздә тотыла. Исхаков урамына да вак ташлы-комлы катнашма түшәү  планда бар. Дөрес, эш барышында төрле сәбәпләр белән әлеге планга бераз үзгәрешләр дә керергә мөмкин.

Моннан тыш, район үзәгендәге Вахитов урамы спорт мәйданчыгын, ашыгыч ярдәм күрсәтү бинасы тирәсен асфальтлау планга кертелгән. Әлеге эшләрнең кайберләренә былтыр ук керештек.

Без беренче төзегән планга Дуслык урамына да ЩПС җәюне керткән идек. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, әлеге урам юлын төзекләндерү киләсе елга күчерелде. Шулай ук Тимирязев урамына да яхшы юл алдагы елларда эшләнер”.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net