Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның истәлекләре аерым китаплар булып басылды

0

Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз Әсәдулла ага Хисмәтов, Габделбари ага Фәсахов, Лев Миндрюковның истәлекләре аерым китаплар булып басылды. Бу китапларны үткән җомгада тантаналы шартларда ветераннарның үзләренә тапшырдылар.

 

Ветераннарның истәлекләрен әнә шулай итеп мәңгеләштерү Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча “Родные лица Победы” проекты кысаларында эшләнә. Әйе, Бөек Ватан сугышы турында китаплар бик күп язылган, чәчмә һәм шигъри әсәрләр иҗат ителгән. Әмма гади солдат истәлекләреннән төзелгән китаплар күп түгелдер. Аларның һәрберсе аеруча кадерле, чөнки геройлары  бәхеткә каршы әлегәчә арабызда, алар дәһшәтле ул елларны әле дә оныта алмый, күргән кичерешләрен бүгенге буыннар белән уртаклашырга әзер.

 

Һәр китап нибары өч экземплярда басылган. Аларның берсе ветераннарның үзенә тәгаенләнгән, берсе район хакимиятенә, өченчесе район үзәк китапханәсенә тапшырыла. Шулай булгач, якташларыбыз истәлекләре белән  теләгән һәркем таныша ала, дигән сүз.

Китапларны ияләренә тапшыру тантаналы итеп оештырылган иде. Алып баручылар Ирина Сабирова белән Гөлнара Шакирҗанова һәр ветеран турында сөйләделәр, ә үзешчәннәр аларга җыр-биюләрен багышладылар. Залда мәктәп укучылары да күп иде. Балаларның ветераннар чыгышларын зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлаулары сөендерде.

Китапларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тапшырды. Ул ветераннарга тантанада катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, җитәкче болай диде:

–Балалар, туган илебез тарихын әйбәтләп өйрәнегез. Хәзер безнең Җиңүне кечерәйтеп күрсәтергә маташучылар күбәйде. Укытучыларыгыз белән дәресләрдә өйрәнеп, бабаларыгыздан сорашып җиңүнең моннан 70 ел элек нинди югалтулар бәрабәренә яуланганлыгын һәрчак белеп торыгыз.

 

Аннары китаплар геройлары – Бөек Ватан сугышының тере шаһитларына сүз бирелде.

–1943 елның 23 декабрендә мин ант кабул иттем. Ул вакытта миңа 17 яшь, буем 140 сантиметр тирәсе иде. Ул хәрби антның һәр сүзенә тугрылыклы булдык, илебезне гитлерчылардан саклап көрәштек,–диде Габделбари ага Фәсахов һәм моннан 71 ел элек кабатлаган ант сүзләрен исенә төшерде.

Лев Яковлевич Миндрюков залдагы үсмерләргә:

–Әле генә “Руслар сугыш булсын дип телиме” дигән җырны тыңладык. Сугышны бер генә халык та теләми. Сугыш – бик зур явызлык ул. Әмма яхшылык яманлыкны һәрчак җиңә – бусы бәхәссез. Сугышта да илбасарларны җиңдек, җиребез азатлыгын яклый алдык. Бер дә теләмәсәк тә, бәлки сезгә дә бабаларыгыз батырлыгын кабатларга туры килер. Туган илебезне яратып, аңа лаек булып үсегез,–дигән теләген җиткерде.

 

Ә 90 яшьтән узган Әсәдулла ага Хисмәтов  дәүләтнең, район җитәкчеләренең ветераннарны кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте,  сугышта күргәннәрен сөйләде, ахырдан фронтта яратып җырлаган җырларның берсен  башкарып күрсәтте. Залдагылар һәр ветеранны  алкышларга күмделәр, ә Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова аларга китап, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Бу тантанада тагын бер  ветеранны данладылар – Иске Салманнан гомерен балалар укытуга багышлаган, сугыш чорында җиңүгә үз өлешен керткән Мәрьям апа Әхмәтҗановага истәлек медале бирелде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: һәрберсе бер фронтовик язмышына багышланган әлеге китаплар (алар янына видеоязмалы диск та куелган) әлкилеләрдән Җиңү фондына җыелган средстволарга эшләтеп алынган.

 

 


Тагы да күбрәк фотоларны фоторепортажлар рубрикасында карый аласыз 

 

 







Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net