Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Әлки районының сәнәгать паркы “Золотая долина” дип исемләнде

0

Республикада узган ел һәр муниципаль районның үз сәнәгать паркын булдыру программасы эшләп китте. Безнең районда да шундый парк булдыру өчен Базарлы Матак янында (Түбән Биктимер авылы борылышында) җир бүлеп бирелде. Бүген резидентларны, ягъни бу паркта үз эшен җәелдерүчеләрне җәлеп итү эшләре бара.

 

 Район сәнәгать паркы үз эшчәнлеген нинди юнәлештә оештырыр? Әлеге мәйданда үз эшен башларга теләүчеләргә нинди кызыксындыру алымнары кулланылачак?

Муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Ринас Сәлахов бүген баштанаяк әнә шул эш-мәшәкатьләргә чумган.

Районның әлеге сәнәгать паркы “Золотая долина” дип исемләнде. Парк өчен 36 гектарга якын җир бүлеп бирелгән. Бу көннәрдә бирегә электр энергиясе үткәрү,  газүткәргечләр сузу мәсьәләләре хәл ителә. Төгәлрәк әйткәндә, бу мөһим инженерлык челтәрләренең документация эшләре төгәлләнеп килә. Тора-бара биредә файдаланылган суны чистарту корылмасы булдыру да планга кертелгән.

Бүген сәнәгать паркы урынында тынлык әле. Әмма быелдан биредә зур эшләр башланасын ышандырып әйтәләр.

Иң башта мондый сәнәгать паркларының районнарга ни өчен кирәк булуына ачыклык кертеп узыйк. Биредә үз инвестициясе белән килүче эре һәм вак эшмәкәрләр өчен товар җитештерү мәйданы булачак. Әлеге паркта йөзләп кеше үзенә хезмәт урыны табар дип фаразлана. Сәнәгать паркының үсеше районның социаль хәлен, аның инфраструктурасын яхшыртуда да зур этәргеч булыр дип көтелә.

Әлеге мәйданчык эшмәкәрләрне кай ягы белән кызыктыра ала соң?

Беренчедән, биредә үз эшен башлаучылар өчен җир мәсьәләсе хәл ителгән. Җирне биш ел түләүсез файдалану мөмкинлеге бирелә. Бу бик мөһим нәрсә. Аннан соң, эшмәкәр монда үзе өчен кирәкле бина җиткерә ала. Төгәлрәге, аның нинди корылмага ихтыяҗы булса, шундыйны төзеп берәчәкләр. Әлеге бинаны салу чыгымнарының 25 проценты күләмендә дәүләттән субсидия алырга була.

Шулай ук монда эшләү өчен алынган җиһазларның сатып алу бәясенең 25 процентын, дәүләт программасыннан файдаланып, субсидия рәвешендә кире кайтарырга мөмкин. Җитештерү белән шөгыльләнүчеләр өчен тагын бер өстенлек – аларга милек салымы  да киметеп исәпләнә.

Сәнәгать паркында, алда аталган инженерлык челтәрләре булдырылу белән бергә, әйбәт юл, каравыл хезмәте кебек уңайлыклар да тудырылачак.

Ринас Сәлаховның эш өстәлендә әлеге паркта үз хезмәтен башларга нияте булган резидентларның исемлеге дә бар. Әйтик, биредә “Руспрод” исемле җәмгыять йорт кошлары өчен катнаш азык җитештерү мәйданчыгы булдыруны планлаштыра. Чималны район җитештерүчеләреннән сатып алачак. “Татлизинг” исә торба кебек тимер эшләнмәләр җитештерүгә алынмакчы. Биредә “Алексеевскдорстрой”, “Звениговский” җәмгыятьтләре дә үзләренең җитештерү тармакларын булдырырлар дип көтелә. Шулай ук районыбызның уңышлы эшкуарларына да паркта үз мәйданчыкларын булдыру турында уйланырга җирлек бар.

Билгеле, район сәнәгать паркы инсвесторларны үзенә күбрәк җәлеп иткән саен, аның эше, үсеше дә күпкә алга китәчәк. Без “Алабуга” махсус икътисадый зонасы мисалында бу мәйданның эшмәкәрләр, гомумән, эре һәм вак җитештерүчеләр өчен кызыктырырлык булуын беләбез. Республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та муниципаль районнарда сәнәгать парклар үсешен даими контрольдә тота. Алай гына да түгел, Рөстәм Миңнеханов стратегиясе, Россиядә икътисадый шартларның  катлаулы булуына карамастан, республикабызга инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанга һәм аның лидерына ышаналар, аны ышанычлы партнер итеп саныйлар. Кризис вакытында да Татарстанда яңа җитештерү мәйданнары ачыла.

Район сәнәгать паркында үз эшчәнлеген булдырырга теләүчеләрдән нәрсә сорала соң? Ин элек аларның бизнес-планнары булу зарур. Анда кирәк булган җир мәйданы, корылмасы, җитештерүдә файдаланыла торган чимал, сарыф ителәсе энергия ресурслары чагылыш табарга тиеш. Җитештерү барышында барлыкка килгән калдыклар, аларны юк итү юллары да күрсәтелсен. Барлык сорау-тәкъдимнәр белән муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә (телефоннар 21-7-58) мөрәҗәгать итәргә кирәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net