Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Укытучыларның хезмәт хакларын яңача исәплиячәкләр

0
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

 
Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Иминлек советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар – методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакы системасының нәтиҗәсезлеге һәм аз комплектлы мәктәпләрнең күплеге. Бу факторлар киләчәктәге социаль-икътисади прогрессны куркыныч астына куя, дип билгеләде ул.
 
Төп докладны утырыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Ул билгеләгәнчә, 2014 елның көзендә муниципаль мәгариф системасындагы хәлне анализлау өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методик эшчәнлекне камилләштерү буенча координацияләү советы булдырылган. Белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ уздырылган. Министр сүзләренчә, бу район мәктәпләрендә җитәкчеләр эшендә күп кимчелекләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыкланган.
 
Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Хезмәт хакын бүлүнең нәтиҗәсез механизмы аркасында, хәзерге хезмәт хакы системасы укытучылар һәм җитәкчеләргә тиешле дәрәҗәдә стимул бирми.
 
Министр сүзләренчә, быелның 5 маенда муниципаль хакимият башкарма органнары укучылар саны 80 кешедән артмаган урта мәктәпләрне үзгәртүгә юнәлтелгән чараларны эшләргә һәм гамәлгә кертүне башларга тиешләр.
 
КФУ һәм Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан 2015-2020 елларга Татарстанда педагогик кадрларны әзерләүне модернизацияләү буенча чаралар комплексы эшләнгән. 
 
Энгель Фәттахов шулай ук 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең, ТР мәгариф идарәсе методистларының яңа хезмәт хакы системасы эшли башлаячак, дип белдерде. “Хәзер һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алачак”, - дип билгеләде ул.
 
“Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте. Тигезләүчелек булырга тиеш түгел, һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.
http://prav.tatarstan.ru/





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net