Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Балык Бистәсе районында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия марафоны булып узды

0

Мәдәният йортында ун сәгатьтә оешма, авыл җирлеге вәкилләре җыелды.

 Марафон Людмила Смолина җитәкчелегендәге “Калинушка” ветераннар чыгышы белән башланды. Аннан районның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рашат Хәбибуллин марафон үткәрү максаты белән таныштырды.

-Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Мондый марафон республика, россия күләмендә үткәрелә. Бүген җыелган акчалар юбилей тантанасын үткәрү, һәйкәлләр төзекләндерү өчен тотылачак. Һәр оешма биналарында бәйрәмгә багышланган логотиплар эленгән булырга тиеш. Мәдәният йорты һәм мәктәпләрдә алар бар инде. Башкарма комитет, мәдәният, халыкны социаль яклау бүлеге  хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Бүгенге көндә 1200 сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре, күчтәнәчләр тапшырылды. Алар чын күңелдән кабул итеп, рәхмәтләрен җиткерделәр,-диде ул.

Марафонда катнашучылар акча җыя торган урынга конвертлар салалар. Бу вакытта сәхнәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Өмет” ансамбле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алып баручылар бүләкләр әзерләү, ветераннарның йортларын ремонтлауда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр, фермер хуҗалык җитәкчеләренең исемнәрен атадылар. Болар - Руслан Дормидонтов, Дмитрий Пирогов, Илдус Шакировлар.

“Йолдыз” фонды директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алсу Елисеева әйтүенчә, марафон барышында 300 мең сумга якын акча җыелган. Акча күчерүләр һаман да дәвам итә. Районның үзәк китапханәсе, гимназия, икенче номерлы мәктәп һәм район электр челтәре коллективы актив катнашканнар.

Таңсылу Минһаҗева.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net