Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Зәйлеләр "Нәүрүз"не бәйрәм итте

0

Бүген зәйлеләр «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданга җыелып «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үтте. Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил кешеләрне куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты.

Нәүрүз бәйрәме нәкъ менә көн белән төннең тигезләшкән чорында билгеләп үтелә. Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата.

Нәүрүз бәйрәме бүген дә уздырыла. Бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. «Энергетик» мәдәният сарае сәнгать осталары әзерләгән театрлаштырылган тамашада да Кыш бабайның Зәебездән китергә теләмәвен, ә Нәүрүзбикәнең барыбер йомшак кына үз дигәненә ирешүен күрде тамашачылар. Алар аркан тартышып та, җыр-биюгә осталыкта да, төрле спорт уеннары буенча да ярыштылар. Матур бәйрәм тамашасын балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр дә бизәде. Концерт программасыннан тыш, иҗат йортында эшләп килүче «Виктория» музыкаль иҗат төркеменә йөрүче балалар җитәкчеләре Фәридә Иноятова белән берлектә мәйдан читендә гитарада уйнау буенча мастер класста күрсәттеләр. Биредә үк гитарада уйнарга башлангыч гыйлем туплаучылар да булды. Халык бәйрәм тамаша-концертыннан да, төрле чаралардан да, ябалак булып киенгән «артист» белән фотога төшүдән дә канәгать калды, яңа эш атнасына күтәренке рух туплады.

- «Нәүрүз» бәйрәме хәзер төрле милләт халыкларына да якын бәйрәмгә әверелде. Бүген дә дәртле музыка тавышын ишетүгә мәйданга чыктым. Җыр-моң, гореф-гадәтләребезне онытмый яшәү, башка милләтләрнең дә үзенчәлекле бәйрәмнәрен күрү, үз итү яшәү рәвешен бизи. Бу балаларыбыз-оныкларыбызның киләчәктә бер-берсен хөрмәтләп дус-тату яшәве өчен дә мөһим, - ди шәһәрдәшебез Зинаида Григорьева.

Менә шулай яхшы ниятләр белән, бердәм билгеләп үтте зәйлеләр «Нәүрүз»не.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net