Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Юбилеебызны бәйрәм иттек

0

20 мартта драмтеатр бинасында газетабыз дуслары белән “Әлмәт таңнары”ның 25 еллык юбилеен билгеләп үттек.

Безне якын иткән дусларыбызның, тугры газета укучыларыбызның күплегенә тагын бер тапкыр инандык. Концерт-тамашага җыелган әлмәтлеләрне драмтеатр залы гына сыйдыра алмады. Иҗат һәм җыр-моң бәйрәменә керә алмаган тамашачылардан гафу үтенәбез! Безгә булган хөрмәт-ихтирамыгыз, якын итүегез өчен ихластан рәхмәтебезне белдерәбез!

Бәйрәм тамашасы бүләкләргә, котлауларга бай булды. Юбилеебыз уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова, “Татнефть” ААҖнең “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев, “Рухият” рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Наилә Әл-Әйюби һәм филиалыбыз директоры – “Знамя труда” газетасының баш мөхәррире Сәрия Исхакова җылы котлау сүзләрен ирештерделәр һәм фидакарь хезмәтебезне югары бәяләп, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.

Юбилей кичәсендә газетабыздагы рубрикалар, тормышка ашырылучы проектларыбыз үзенчәлекле чыгышлар, җыр-биюләр белән тәкъдим ителде. “Кыйбла”, “Бөек Җиңүгә – 70”, “Ничек яшисең, авыл?”, “Журналист һөнәр алыштыра”, “Синең кешеләрең, Әлмәт!” һәм башка сәхифәләрне газета укучыларыбыз яхшы белә. Бәйрәм сәхнәсендә быел шәһәр һәм район күләмендә газетабыз игълан иткән Хәйрия эстафетасының чираттагы этабын да үз эченә алды. “Әлмәт ТВ”дан эстафетаны кабул итеп алган “Знамя труда” газетасы Миңлебай авылында яшәүче Вәлиуллиннарга бүләк ясады. Гаиләдә 4 бала тәрбияләнә, шуларның икесе - әти-әниләрен югалткан сабыйлар. Аларны Вәлиуллинар үзләренә сыендырган. Хезмәттәшләребез гаиләгә “Пионер” кибетенән сертификат һәм тәм-томнар, азык-төлек тутырылган каплар тапшырды.

Чара искиткеч концерт номерлары белән үрелеп барды. “Әлмәтем” халык бию ансамбле, “Рамай” дуэты, “Яшьлек” халык уен кораллары ансамбле, Ильяс Минһаҗев, “Ильданс” бию ансамбле, Тимур Мусин, Зилә Саримова, Луиза Якупова, “Мириданс” халык биюләре ансамбле, газетабызның җырчы кызы Филүзә Хәмидуллина, татар эстрадасы йолдызлары Рамил Галимҗанов, Мөнир Рахмаевларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Рәхмәт сезгә, дусларыбыз!

Бәйрәмдә тәкъдим иткән сәхифәләр чик түгел, без алга таба да халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы, заман таләпләренә җавап бирүче, кызыклы проектлар, рубрикалар белән газета укучыларны сөендереп торачакбыз. Бердәмлекне югалтмыйча, бергә-бергә иҗат итәргә насыйп булсын!

 

Юбилей кичәсе турында тулырак язма һәм фотолар сайтыбызга соңрак урнаштырылачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net