Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Әлки районы үзешчәннәре күңелле кичә бүләк иттеләр

0

Үзләренең иҗади отчет концертларын балалар иҗаты йорты, Базарлы Матакның мәктәпкәчә учреждениеләре, мәгариф идарәсе үзешчәннәре Бөек Җиңүнең олуг юбилеена һәм Әдәбият елына багышладылар.

 

Аңлашыла ки, концерт сугыш чоры җырларына бай булды. Баштан ук үзешчәннәр тамашачы күңеленә “оеткы” салып куйдылар: сәхнәдә  1941 елның 22 июнь иртәсен җанландырды алар. Таң белән басуга ашыккан кызларның йөзләре шат, киләчәкә өметләре якты. Алар кичке уеннар, көзге туйлар турында хыяллана. Әмма шулчак дәһшәтле хәбәр килеп ирешә: сугыш башланган! Әле генә елмая-көлә урак урган кызлар күз яшьләре белән сөйгәннәрен сугышка озаталар. Бик тәэсирле килеп чыкты бу сәхнә күренеше, тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.

 

Алып баручылар Әнисә Гайфуллина һәм Флүсә Закирова һәр концерт номерын игълан итәр алдыннан сугыш еллары, әлкилеләрнең җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләргә дә онытмадылар. Сәхнә кырыендагы экраннарда күрсәтелгән мәгълүмат шулай ук чыгышларын баетып җибәрде. Укытучылар техник чаралардан файдалана белә шул!

 

“Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре башкаруында “Солдатлар” җырын, фронтовик язучы Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”әсәреннән сәхнәләштерелгән өзекне, хәрби киемнән биюләр тезмәсен, аларның коллегалары – “Каенкай” бакчасы хезмәткәрләре башкаруныда кашыклы биюне, сугыш елларында популяр булган җырлардан тезмәне яратып кабул иттеләр тамашачылар. Номерларның кайберләрен 9 Майны бәйрәм иткәндә кулланып булыр иде, мөгаен.

 

Аннары бакчага иң нәниләр – балалар бакчасына йөрүче кызлар-малайлар чыкты. “Каенкай”дан “Кнопочки” биюе, Лидия Гыймаеваның җырлавы, Алия Гайфуллинаның Көнчыгыш биюе һәм башкалар ирексездән тамашачыларны елмайтып, күңелләрне күтәреп җибәрде. Өлкәнрәк кызлар төркемнәре дә

(“Смайлик”, “Күгәрченнәр” тасмалы бию) осталыкларын күрсәтте.

 

Әмма, билгеле инде, безнең өчен нәкъ менә төрле танантлары булган олылар чыгышлары кызыклы тоелды.

Бу концерт программасында сәхнә күренешләре, скетчлар шактый иде. “Студент туе” дип аталган скетчта ЗАГС хезмәткәрләренең генә сүзләре бар, башкалар дәшми-тынмый аны тыңлый. Әмма аның артык озынга сузылган котлау-теләкләре вакытында һәр герой ниндидер хәрәкәт ясый, йөзен үзгәртә, арып чүгәли, егылып та китә… Тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр.

 

“Әче катык”төркеме әзерләгән скетчлар да алкышларсыз калмады. Әйтик, “Сихерче” скетчы, бераз турыдан бәрә торган, тупасрак тоелса да, бүгенге көн “кадагына” суга торган темага багышланган: кешеләр, алдатмагыз, багучыга барып, башыгызга бәла алмагыз! Гомумән, “Әче катык”ның һәркайсы үзенчә талантлы артистларын исемләп атап үтсәк тә ярыйдыр: Надежда Мавзютова, Ильяс Идиятуллин, Гөлфия Билалова, Рәзил Вәлиев, Хәдичә Хәнәфиева, Илсур Хәйдәров, Ләлә Гыймаева  тамашачының кәефен күтәрү өчен барысын да эшләделәр.

 

Тагын берничә чыгышны атап үтәсе килә. “Ромашка” бакчасы үзешчәннәренең Пантомимо дәресендәге (ә бу жанр бик зур осталык сорый, ул беренче карашка гына гади тыела) күңелле номерын көлә-көлә карадык. Бигрәк тә залдагы балалар яратты аны. “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре әзерләгән “Хатыннар армиядә” күренеше, Гүзәл Насыйбуллинаның шигырь укуы (бөтен концерка бердәнбер), Хәдичә Хәнәфиеваның әниләр турында җыры, Энҗе Идиятуллинаның баянда уйнавы һәммәбезгә ошады.

 

Менә шундый күңелле кичә бүләк иттеләр үзешчәннәр. Тамашачылар аларга алкышларын һич кызганмадылар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net