Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Гүзәл Маликова яшь ире белән бергә җырлаячак

0

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова - балалардан алып өлкәннәргә хәтле музыкага мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Үзенең ике улы – Муса белән Гайсә генә дә ни тора! Шуңа өстәп, ул 35 ел буе төрле буын кешеләреннән торган ансамбльләрне җитәкләде. Үзенең әнисе дә, 80 яше тулуга карамастан, инде 25 ел шул ансамбльдә җырлап йөри. Бу көннәрдә исә Гүзәл юбилее уңаеннан концерт программасы әзерләп йөри.

 

- Гүзәл, гаиләгез белән сәхнәдә сезне еш күрдек. Улларыгызда балачактан сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләмәсәгез, алар сәнгатҗ юлын сайлар идеме икән? Уңышларында кемнең өлеше зуррак булды?

- Муса кебек балалар бик сирәк туа торгандыр. Ул ике яшь тә ике ай дигәндә җырлап җибәрде. Аны туганнан бирле гастрольләргә үзем белән йөрттем. Биш яшендә ул инде сәхнәдә Вафирә Гыйззәтуллинаны гармунда уйнап җырлатты. Сигез яше тулгач, Германиягә Татар мәдәнияте көннәренә бардык. Муса шунда немецларның пөхтәлеген бик ошатып кайтты. Шул вакытта ук: “Мин киләчәктә Германиядә укырга тиешмен” , – дигән иде. Ә Гайсәнең бернәрсәгә дә теләге булмаган килеш сәнгать дөньясына үзем кертеп җибәрдем. Ул: “Мин җырламыйм да, уйнамыйм да, йә президент, йә шофер булам”, - дип йөри иде.. Бүгенге көндә тальян, баян, аккордеон, гобой, флейта, фортепьяно, кубыз, авыз гармуны кебек уен коралларында уйный икән, монда минем өлешем күбрәк, дияр идем. Гайсә кечкенә чакта Илһам Шакиров аны сәхнә алдына чыгарып: “Менә сезгә бүләк. Без аның белән бер көнне туганбыз”, - дигәч, “кеше бүләк буламыни?” дип аптырап калган иде. Бүгенге көндә консерваториянең 4 нче курсында белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтты. “Солдатта булган диләр” дигән җырны җырлап йөреп, армиягә бармый калып булмас, дип үз теләге белән китте.
 
- Бүген Муса Германиядә нинди эшләр белән шөгыльләнә?
 
- Ул Германиядә студент чагында ук андагы зур бүләкләрнең берсе - Рихард Вагнер премиясенә лаек булган иде. Бер үк вакытта элекке Казан педагогика университетының музыка факультетын да тәмамлады. Германиядәге музыка академиясеннән соң, аспирантурада белем алды. Хәзерге вакытта докторантурада укый. Диссертация яклаганнан соң, башкару осталыгы докторы булачак. Муса 25 кешелек ирләр хорын җитәкли. Оркестрда дирижер булып эшли. Фин татарлары аны үзләре белән бергә концертлар куярга чакыралар. Әле Казанда да чыгыш ясарга тиешләр.
 
- Сез аларны музыкадан тыш тагын нинди эшләргә өйрәттегез?
 
- Беренче чиратта олыларны хөрмәт итәргә, туган телебездә матур итеп сөйләшергә өйрәтеп үстердек. Тик башка эшкә өйрәтү турында уйлап бетермәнмен шул. Муса Германиягә китеп баргач, ботинка шнурын да бәйләргә өйрәтмәгәнмен, дип елап утырган идем. Әмма барыбер тормыш өйрәтә ул. Хәзер бөтен өй эшләрен дә үзенә эшләргә туры килә.
 
- Аның киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсең?
 
- Үзенә кайда хөрмәт күрсәтәләр, шунда яшәр, дип уйлыйм мин аны. Татар кызы белән гаилә корсын иде дип телим.
 
- Сез заманында сәхнәдә гаиләгез белән матур концертлар оештыра идегез. Тамашачы чыгышларыгызны яратып карады. Утыз елга якын бергә яшәгәннән соң, Гүзәл белән Рөстәм Маликовлар аерылышкан, дигән сүзгә ышанасы да килмәде...
 
- Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән. Гаилә корганда беркем дә аерылышырмын, дип кияүгә чыкмый. Һәркем бәхетле яшәргә хыяллана.
 
- Сезнең аерылышуга улларыгызның мөнәсәбәте ничек булды?
 
- Аллага шөкер, балалар бик тәрбияле. Алар безгә кысылмады. Муса белән Гайсәнең: “Әнием, син бәхетле булсаң, без синнән дә бәхетле”, – дигән сүзләрен ишеткәч күңелем тулды.
 
- Ир-ат өчен иң кирәкле сыйфат, дип кайсыларын саныйсың?
 
- Тугрылыклы булу, ярата белү, төгәллек кирәк.
 
- Бүген Гүзәл Маликованың йөрәген яулаган ир-егет кем ул?
 
- Газинур хәрби кеше булган, хәзер отставкада. Әнисе вафат булгач, алты ел буе әтисен тәрбияләгән. Андый кеше начар булмас, дип уйладым. Мин аңарда җырга да мәхәббәт тәрбияләргә өлгердем. Бергәләп дуэт башкару өчен җыр да яздырдык.
 
- Синең өчен яшәү яме нәрсәдә?
 
- 55 яшькә җиткәндә әти-әнием, балаларымның, үземнең исән-сау булуым шатлык түгелмени?! Иң зур байлыгым – сәламәтлек. Аннары, шушы яшьтә яныңда яраткан кешең һәм эшең булу да бәхет. Балаларымның уңышларына куанып яшим. Болар барысы да минем тормышыма ямь өсти.
 
- Юбилей уңаеннан узачак концертыңда тамашачы Муса белән Гайсәне күрә алачакмы?
 
- Концерт 15 майда булачак. Ике улым да катнашачак, алла боерса.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ | 20.03.2015

http://matbugat.ru/news/?id=11387


 

 
 

 

 
 
 
 
 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net