Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Базарлы Матакта Геройлар паркын ачарга планлаштырыла

0

4 мартта  республика  Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызда Парклар һәм скверлар елына старт бирде. Шулай итеп, быел Татарстан шәһәрләрендә, авылларда йөзләп яңа парклар төзеләчәк, скверлар ясалачак. Димәк, меңәрләгән төп агач-куаклар утыртылып, тормышыбызыны тагын да ямьлерәк итәчәк.

 

Беренче карашка парк, сквер дигән ял зоналары булдыру авыл җире өчен актуаль мәсьәлә түгел. Иртәдән кичкә чаклы үз хуҗалыгы мәшәкатьләренә чумган, бакчасында мәш килгән авыл кешесенең каядыр паркка  барып ял итәргә вакыты да калмый кебек. Әмма бу һаман да шул “беренче карашка” гына. Тормышыбыз соңгы 2-3 дистә елда шулкадәр нык үзгәрде ки, хәзер инде авыл җирендә, бигрәк тә район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе терлек асрап, күпләп бакча үстереп азапланмыйлар. Ә авыр эштән бушаган вакытны ямьле паркка барып, авылдашлар белән аралашып ял итүгә багышлауга бик тиз өйрәнербез.

–Парк, сквер бит әле торак пунктларны матурлау өчен дә бик кирәк. Базарлы Матак хәзер бик нык үзгәрде, биредә яшәүчеләрнең тормыш рәвеше дә башка. Олыларга, сабые белән саф һавага чыгарга теләгән яшь әниләргә, егет-кызларга, кыскача, барыбызга да кирәк дип саныйм мин аларны, – ди район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова.

Президент инициативасының бездә нинди чагылыш табачагы турында менә ниләр сөйләде ул:

–Белгәнебезчә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә Геройлар паркын ачарга планлаштырабыз. Аны төзү буенча былтыр ук шактый эш башкарылды инде: бүлеп бирелгән мәйдан ике яклап тотып алынды, 634 квадрат метр брусчатка җәелде. Якташларыбыз – Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройларының рәсемнәре белән мемориаль комплекс төзүгә заказ бирелде. Паркны төзү проекты белән конкурста катнашып, 580 мең сумлык грант откан идек. Калган акчаларны үзара йөкләнгән салымнан, республика бирәчәк ярдәмнән җиткерербез. Әле бит эш күп, ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, лампалар, башка кирәк-яракны урнаштырырга, агач-куаклар утыртырга, газон, чәчәкләр үстерергә кирәк. –Пракны төзеп бетерү өчен вакыт та күп калмый. Шуңа күрә без авыл халкының, мәктәп укучыларының, яшьләрнең бу эшкә актив катнашуларын  көтәбез.

 

–Миләүшә Дамировна, үзара йөкләнгән салымның бер өлеше Имәнлек урамында да парк төзүгә тотылачак. Ул нинди булачак? Быел төзелеп бетәрме?

–Базарлы Матакның көнбатышында күп кенә яңа өйләр төзелде, биредә нигездә яшь гаиләләр яши: Имәнлек урамында быел балалар бакчасы да төзеләчәк. Шуңа да бу урамда нигез салыначак паркны Әниләр паркы дип атарга дигән тәкъдим булды. Аның мәйданы 5300 квадрат метрдан артыграк, җир инде бүлеп бирелгән. Пакны булдыру өчен 4 миллион сумга якынлык материал кирәк булачак. Проект буенча парк үзәгендә баласын кочкан ана монументы урын алачак. Аның тирә-ягына эскәмияләр куелачак. Ял почмаклары, җәяүле сукмаклары, миләш, акация, сирень куаклары, каен, юкә агачлары – болар барысы да Әниләр паркын шул тирәдә яшәүчеләрнең яраткан ял урыны итәр, дип ышанам.

Әйе, парк корып кую –бер эш, әле бит аны кешеләрне үзенә тартып торырлык, килүчеләр өчен күңелле урын булырлык итәргә кирәк.. Димәк, биредә ниндидер уеннар, күңел ачу чаралары булдырырга кирәк. Бусы инде катлаулырак мәсьәлә. Мөгаен, Базарлы Матакта яшәүчеләрнең парк коручыларга кызыклы тәкъдимнәре дә табылыр иде. Әгәр уй-фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса, хөрмәтле райондашлар, капиталь төзелеш бүлегенә яисә безнең редакциягә җиткерә аласыз.

Инде башка авылда яшәүчеләрне дә сөендереп үтик. Алдагы 2-3 елда Юхмачы, Түбән Әлки, Салман, Хузангай кебек зур авылларда да парклар, скверлар булдырылачак. Шулай ук район үзәгендә Совет урамында, мәдәният йорты янында ял почмаклары ясау планы бар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net