Бер гомер җитми шул гомерләр юлында
Карыйсың сәгатьнең минутын,
Барларга үткәннең сәгатен.
Бер минут җитми бит һәрвакыт,
Беткәндә көтәрлек тәкатең .
Бер мизгел, бер секунд арасы,
Бу минем соңарган адымым.
Бер генә адымга соңардым ,
Башкалар урлады дәвамын.
Үкенеч, яралы ул дәвам,
Аңладым , тик йөрәк – кыраулы.
Яшәрмен ярамда , төзәлмәс,
Тик сөю, җанымны аңлармы?
Ике кат яшәлми гомерләр,
Шулай да, көтәсең яхшысын.
Сәгатьләр үткәндә шатлыкта,
Тоймыйсың минутның ачысын.
Бер минут, бары тик бер минут,
Урланган, югалган, табылган.
Ул мине саклады,гомергә,
Абынмас, егылмас адымнан.
Югалттым , таптым да, бәхеткә-
Язгандыр нәкь шулай язмышка.
Бер минут күкләрдә биләде,
Шул минут юатты сагышта.
Акылны югалттым сөюдән,
Хисемне югалттым чатларда.
Минем дә бардыр бит ялгышым,
Хаклыгым үз- үзем якларга.
Бер минут, бары тик бер минут-
Исәргә җитәрлек бер гомер.
Ялкыны сүрелеп беткәндә,
Учакка җитә бит бер күмер.
Бер гомер, бары тик бер гомер-
Бирелә сиңа да, миңа да.
Шул вакыт арасын тормышта,
Язса иде узарга иманда!
Бер гомер, бер минут арасы-
Очкын бар, юк та ул, уйласаң.
Бер минут- бер гомер тора ул,
Дөньядан әгәр дә туймасаң
Яшиек , бер гомер , туйганчы,
Минутлар алтынга торса да.
Без калыйк үз булып, ничек бар,
Күчәрдән дөньясы орса да.
Ормыш бар , тормыш бар, кормыш бар,
Минутны хәл итә язмышлар.
Ни генә әйтсәк тә, мизгелгә,
Һәм безгә насыйпҗан тормыш бар!
http://www.viy3d.filmz.ru/photos/89636/medium/
Вазыйх Фатыйхов.
