Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел
-Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары С. Н. Иванованың ветераннар советы пленумындагы чыгышыннан-
Өлкән буын вәкилләре – халкыбызның хәзинәсе, зур тормыш тәҗрибәсенә ия, гореф-гадәтләрне саклаучы, илебезне данлаучы кешеләр. Алар безгә тыныч тормыш бүләк итте.
1941-1945 елларда Зәй җиреннән 11600 кеше төрле фронтларга алынып, шуларның 7410сы яу кырларында ятып кала.
Сугыш... Хатын-кыз өчен булмаса да, алар җилкәсенә дә аз төшмәде ул чорда авырлык. Ил язмышы хәл ителгәндә хатын-кызлар да читтә кала алмаган. Районнан 154 кыз фронтка киткән.
Җиңүгә, фашистларны илдән кууга тылдагылар үзләренең фидакарь хезмәтләре, көнне төнгә ялгап эшләүләре белән зур өлеш керткән. Фронтны алар ипи, ит, транспорт белән тәэмин иткән. Сугыш елларында районыбыз колхозларыннан дәүләткә 3 миллион пот ашлык, 63 мең пот ит, 2 миллион литр сөт, 440 мең данә йомырка, 51 тонна йон, 18 тонна бал, меңнәрчә тонна бәрәңге тапшырылган. 4 ел эчендә халыкка дәүләт заемнары сатудан гына да 13202 мең сум акча җыелган. “Кызыл Зәй” артеле тегүчеләре көн-төн солдатларга кием теккән.
Исән калган сугышчылар туган якларга әйләнеп кайткан. Аларның сугышта алган хәрби бүләкләре янына хезмәттәге батырлыклары өчен орден-медальләр өстәлгән, мактаулы исемнәр бирелгән. Сугыштан соң илне торгызуда, аякка бастыруда үзләреннән зур өлеш кертеп, хезмәт алдынгылары, социалистик ярыш җиңүчеләре, яңа тормышны төзүчеләр булып танылганнар. Сугыштан соң Зәй районы Кама аръягының эре индустрия үзәкләренең берсенә әйләнә. Моңа безнең җирләрдә эре нефть ятмалары табылу сәбәп була. Нефть промыселларын электр энергиясе белән тәэмин итү ихтыяҗы тугач, 1956 елда ГРЭС төзелә башлый. Бөтенсоюз төзелешенә илнең төрле почмакларыннан төзүчеләр килә. Шулай итеп, Зәй үсә, зурая, ветераннар сафы да арта.
Сугыш еллары бездән ераклашса да, хәтер җуелмый, киресенчә, ул елларның әһәмияте арта, ләкин шунысы кызганыч, ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Бөек Җиңүнең 60 еллыгын без 272 сугыш ветераны белән каршы алсак, 65 еллыкка алар 111 генә калды. Ә бүгенгебез тагын да аяныч, 70 еллык юбилейны 59 ветеран каршылый. Районда ире сугышта яки кайтып үлгән 265 тол апа, 1148 тыл хезмәтчәне, 2 концлагерь тоткыны исәпләнә.
Сугыш һәм тыл ветераннары, олы яшьтә булу сәбәпле, безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Шуңа күрә без өлкән буын вәкилләре – ветераннарга, соңыннан үкенерлек булмасын өчен, тиешле кадер-хөрмәт күрсәтергә, кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда юбилейга әзерлек, аны үткәрү эшләрен координацияләүче оештыру комитеты төзелде. Комитет утырышларында күп кенә мәсьәләләр уртага салып сөйләшенеп, хәл итү юллары билгеләнде. Ветераннарның социаль-көнкүреш шартлары, аларның ихтыяҗлары өйрәнелде, истәлек корылмалары торышы, патриотик тәрбия мәсьәләләре дә исәпкә алынды. Үсеп килүче яшь буын сугыш турында чынбарлыкны белергә, ата-бабалар батырлыгы белән горурланырга тиеш. Шуның өчен дә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугыш вакыйгалары уңаеннан куелган һәйкәлләр, композицияләрне тиешле тәртиптә тоту зарур. Районда шундый 64 объект бар, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары бюстлары, истәлек билгеләре, стелалар. Аларның саны арту куандыра. Җиңүнең 65 еллыгында алар саны 56 иде. Быел Җиңү бульварында тагын бер һәйкәл – барельефлы композиция куячакбыз. Аның эскизлары расланды, бу эшкә җирле рәссам Фазыл Шиапов алынды. Ул апрель ахырына әзер булырга тиеш.
Патриотик тәрбия эшен тагын да камилләштерү, яшьләрдә патриотик үзаң формалаштыру, Ватанга тугрылык, Конституция белән ныгытылган бурычларны үтәүгә әзерлек буенча махсус программа булдырылды. Аның нигезендә мәгариф, яшьләр, ял учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә. Патриотик тәрбия мәсьәләсендә музейның да ролен әйтми мөмкин түгел. Безнең яшьләребез ел саен Бөек Ватан сугышы барган урыннарда эзләнү-казыну эшләрендә катнаша. Волгоград, Ростов өлкәләре, Санкт-Петербург тирәсендә барган каты бәрелешләрдә һәлак булып, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кергән сугышчыларны эзләү-казыну эшләреннән алар үзләре белән шактый гына әйберләр дә алып кайтып күргәзмәләр оештыра, башкаларга да сугыш кораллары, солдатларның кашыгы, котелогы кебек әйберләрне үз күзләре белән күрү мөмкинлеге тудыра. Районда 30 хәрби-патриотик клуб исәпләнә. Быел аларның фестивале уздырылды. Һәр клуб үз эшчәнлеген, киләчәккә планнарын бәян итте.
Бөек Җиңү көненә 100 көн калганда районда предприятие-учреждениеләр, оешмалар арасында “Җиңү салюты” үзешчәннәр фестивале старт алды. Әлеге чарада 3 меңләп кеше катнаша. Һәр концерт сугышның аерым бер чорын чагылдыра. Жюри составына ветераннар да керде. Бу чарага иң гадел бәяне алар – сугышның тере шаһитлары бирәчәк.
Юбилейга әзерлектә мөһим урынны ветераннарга реаль ярдәм алып тора. “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” программасы нигезендә 4 елда 393 ветеран субсидия алды. Бүген программа буенча чиратта тагын 11 кеше (1 сугыш ветераны, 10 тол апа) тора. 9 майга кадәр алар да фатирлы булыр дип өметләнәбез. 2014-2015 елларда 23 ветеранга ремонт өчен акча, 32 ветеранга көнкүреш техникасы (алар теләге исәпкә алынды) бирелде. Барлык сугыш ветераннары да SOS кнопкалы кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителде.
Быел үзәк дәваханә барлык сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә тирәнтен медицина тикшерүе үткәрә башлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларга тиешле дәвалау чаралары билгеләнә. Алар өчен дәваханә бүлекләрендә махсус палаталар җиһазланды.
Социаль яклау бүлеге ярдәменә мохтаҗ 5 ялгыз яшәүче сугыш ветераны, 14 тол апа, 54 тыл хезмәтчәне бар. Бүлек аларга каралган комплекслы ярдәмне күрсәтә. Социаль-тернәкләндерү бүлеге дә ветераннарга каралган дәвалау курсларын дәвам итә.
27 апрельдән шәһәр-районда ветераннар өчен төрле иганәчелек чаралары башлана. Мәсәлән, 9 майга кадәр чәчтарашханәләр ветераннарга бушлай хезмәт күрсәтә, шундый ук акциягә шәһәр мунчасы да кушыла. Такси, транспорт хезмәте күрсәтүчеләр бу чорда шәһәр эчендә ветераннарны бушка, ә авылларга 50 процент ташлама белән йөртәчәк.
Март-апрельдә Татарстан Хөкүмәте барлык ветераннарга азык-төлек салынган бүләк пакетлары әзерләп өләшә, ә сугыш ветераннарына өстәмә сувенирлар җыелмасы да булачак.
Һәр предприятие-учреждение, авыл җирлеге үз ветераннарына юбилей медальләре тапшыру уңаеннан тантаналы чаралар оештыра. Ә предприятиесе таркалган ветераннар өчен мондый чара социаль үзәктә үткәрелә.
Киң күләмле чаралар май аена планлаштырыла. Төп тантаналар 8 һәм 9 майда үтә. 8 майда “Җиңүгә без авыр юллар узып килдек” дигән театрлаштырылган зур тамаша, Россия һәм Татарстан эстрада йолдызлары концерты, Иске Зәй бистәсендә митинг булачак. Ә 9 майда бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башланып, кичке 10га кадәр дәвам итәчәк.
