Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Апак авылында Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

0

Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең  Андрей Романов җитәкчелегендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән.

 

 

Мемориаль такта авыл клубы диварына беркетелгән. Анда өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән  Николай Пестоновның сурәте төшерелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән.

Митинг бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык итеп оештырылган иде. Анда махсус формаларга киенгән “Йолдыз” клубы егет-кызларының катнашуы һәм мемориаль такта янында шәрәфле каравылда торуы әлеге чарага аеруча бер җитдилек һәм тантаналылык өстәде. Ә түрдә авылның ветеран абый-апалары урын алган.

Юхмачы урта мәктәбендә инде күп еллардан бирле эшләп килүче “Йолдыз” клубының Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның исемен мәңгеләштерү, яу кырында хәбәрсез югалганнарның  язмышларын ачыклап исемнәрен кайтару, истәлекләрен кадерләп саклау, балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча башкарган эшләре бихисап. Николай Пестонов турындагы мәгълүматларны да җитәкчеләре, укытучы  Андрей Романов белән бергә алар эзләп тапкан һәм батыр якташыбызның сугышчан юлын өйрәнгәннәр. Мәгълүм ки, өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүчеләрнең батырлыгы Советлар Союзы Герое каһарманлыгына тиңләнә.

Митингта Андрей Романов Николай Пестоновның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, геройның тормыш юлы белән таныштырды. Батыр якташыбызның Апакта инде туганнары калмаган икән. Ул туып-үскән йорт та бик нык тузган, диделәр.

Мемориаль такта ачу тантанасында  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова катнашты.

–Николай Пестонов истәлегенә куелган бу мемориаль такта якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында яшьләрнең исенә төшереп торган бер символ булсын иде, –ди Мария Андреевна. –Аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ачылуы да зур мәгънәгә ия. Әлки җиреннән чыккан сугыш каһарманнарын, аларның ил азатлыгы хакына эшләгән батырлыкларын, куйган хезмәтләрен безгә әле берәмтекләп, җентекләп өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

Истәлек тактасын ачу сугыш чоры баласы Касыйм ага Мөрсәлимовка тапшырылды. Укучылар анда тере чәчәкләр куйды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илебезне саклап башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан тантанада катнашучылар клубка чакырылды. Юхмачы мәктәбе коллективы авыл халкына Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бик матур концерт күрсәтте. Тамашачылар аларның һәр чыгышларын көчле алкышларга күмде. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова батыр якташыбыз Николай Пестоновның исемен туган җирендә мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарган Юхмачы мәктәбе коллективына барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен ирештерде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net