Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Журналистлар Мишага куртка бүләк итте

0
Газетабызның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган "Сабыйга бәхет бүләк ит" хәйрия акциясе дәвам итә.
Эстафетаны үз кулларына алган каләмдәшләребез - "ТАТМЕДИА" АҖнең "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе үз чиратында Михаил Охотниковны сөендерде. 
Михаил Охотников 6 нчы төр интернат мәктәптә белем ала. Аны әбисе тәрбияли. Екатерина Абрамушкина тугызынчы дистәне ваклаган - быел 85 яшен тутыра. Тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән иңгә-иң торып, көнне төнгә ялгап эшләгән тыл каһарманы оныгын да эшкә батыр, язмыш сынауларына сабыр, нык ихтыяр көчле итеп үстергән. 
- Сугыш елларында унөч яшемнән өч ел буе ат җигеп ашлык ташыдым, аннан торфка эшкә җибәрделәр, - дип сөйләде Мишаның әбисе. - Үзем тумышым белән күршедәге Зәй районын- нан. Торфтан кайткач, иптәш кызым белән Әл- мәткә качып килдек һәм шунда төпләнеп калдык. Башта бораулау эшләре идарәсендә, аннан "Россия " кинотеатрында администратор булып эшләдем. Әлмәттә тормышка чыктым, дүрт кызыбыз дөньяга килде.
Әмма кайгы-хәсрәт сугыш елларында калмаган булып чыкты, югалту ачысы алда да көтеп тора. Абрамушкиннар гаиләсенең ике кызлары, авырып, арадан мәңгелеккә китеп бара. 
Миша - кызы Иринаның улы. Малайның әтисе дә бәхетсезлек очрагына юлыгып һәлак булган. Алай гына да түгел, Михаил үзе дә кечкенә чагында гарипләнә. 
- Әти-әнисе исән чагында да гел аның янында булдым, биш яшеннән карадым. Ятим калгач, опекага алдым. Оныгым нык тырыш, тәүфыйклы булып үсә, - дип куана әбисе. - Оекбашларын көн дә юа, чисталык ярата, булышырга атлыгып тора. Башта мәктәбенә илтә, алып кайта идем. Хәзер таяксыз йөри башлады. Үзе бара, үзе кайта.
Алар яшәгән ике бүлмәле фатир ялт иткән. Миша бүл- мәсе аның шөгыльләре хакында сөйли. Медальләренең очы- кырые күренми. Ике кубогы да бар. Дипломнары бер альбомлык җыелган. Әбисе күрсәт- мәсә, белмичә дә китә идек. Чөнки Миша бик тыйнак булып чыкты, олы бүләкләрен тизрәк бүлмәсенә кертү ягын карады. "Мактанырга яратмый", - дип өстәп куйды әбисе, оныгы өчен горурланып. Горурланырлыгы бар Екатерина Павловнаның. Оныгы әбисен өзелеп ярата, рәхмәт сүзләрен кызганмый, беренче сыйныфтан ук гел "бишле" билгеләренә генә укып сөендереп тора. Быел тугызынчы сыйныфта. Буш вакытын спортка багышлый. 
- 12 елга якын спорт белән шөгыльләнәм, - диде Миша. -  Башта хоккей, футбол уйнадым. Теннис, йөзү, авыр атлетиканы да үз итәм. Безнең тренер - Василий Архипов балалар белән теләп шөгыльләнә. 
Быел Михаил Охотников чаңгыда да оста шууын раслаган. Түбән Камада физик мөм- кинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылган республика ярышларында ул икенче урын алган.
Барысына да ничек өлгерә икән Миша? Югыйсә дуслары да күп, дәресләрне дә калдырмый, тырышып укый, мәктәбе дә якында түгел - Гафиятуллин урамына кадәр үк барырга ки- рәк.
Өлгерлекнең сере бик гади булып чыкты - ул вакытын компьютер артында төрле уен уйнап сарыф итеп утырмый. 
- Мин анда утырганчы тренировкага йөрим, Спорт са- раена хоккей уенын карарга барам, - диде ул.  
Михаил мәктәпне тәмамлагач политехник техникумга, аннан институтка керергә хыяллана. Исәбе - нефтьче булу. Хыялларының тормышка ашачагына шик юк. Әнә, матур курткалы булу теләге дә көтмәгәндә чынга ашты бит. "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясенең әлеге бүләгенә Миша да, әбисе дә ихластан шатланды. 
"Әлмәт таңнары" игълан иткән "Сабыйга бәхет бүләк ит" хәйрия акциясе ел азагына кадәр бара. Чираттагы изгелекне "Знамя труда" газетасы күрсәтәчәк - эстафета таягы алар кулында.  
 
Ирина АПАЧАЕВА                                         
 Автор фотосы





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net