Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Бозау караучылар сыер савучыларны җиңде

0
Ул көнне «Ленин» хуҗалыгының ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка, уен-көлке тавышлары да кушылды.
Хуҗалыкның   профсоюз оешмасы һәм Федотовка авылы җирлеге хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырды. Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы өстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самавыр кайнап торды. 
 
Бәйрәмне директорыбыз Наил Галимов котлау сүзләре белән ачып, һәрберебезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшебездә уңышлар теләде. Бозау караучы   Мария Шарипова өчен – икеләтә бәйрәм булды. Шушы көннәрдә ул 50  яшьлек юбилеен үткәрә. Аңа районнан бирелгән Мактау грамотасы, чәчәкләр тапшырылды.  
 
Бирегә җыелганнарны яз бәйрәме белән  «Ленин» җәмгыятенең баш зоотехнигы Илдус Бигманов, профсоюз оешмасы җитәкчесе Михаил Карпов, авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова  котлады. Шашлык ашап, кайнар чәй эчкәч, уеннар башланды: кашыкка йомырка куеп йөгерү, калак белән су ташу, капчык киеп йөгерү – берсе дә калмады.  Бозау караучылар сыер савучыларны аркан тартышу уенында җиңде. Гер күтәрүдә дә хатын-кызларыбыз оста, монда  сыер савучы Зөлфия Павлова беренче булды.
 
Хатын-кызларны котларга мәктәп директоры  Маһиҗан Габдуллин да килгән иде, ул моңлы җырлар бүләк итте. Үзе белән һава мылтыгы алып килгән, мишеньнәр куеп,  ату ярышы оештырды. Бу ярышта бозау караучы Татьяна  Абросимова иң күп очко җыйды. Бию ярышында сыер савучы Татьяна  Ильдебенева белән хуҗалыкның баш экономисты Владимир  Трофимов, ламбада  биеп, хәтта беренче урынны алды. Башка уеннарда да терлекче хатын-кызларыбыз бик актив катнашып, бар яктан уңган-булганлыкларын күрсәтте, рәхәтләнеп күңел ачып, ял иттеләр.
 
Бәйрәмнең азагында,  җиңүчеләрне әйтеп, бүләк тапшырыр вакыт җиткәч, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков килде. Алар гүзәл затларыбызны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
 
Бәйрәмнән бар кеше дә күтәренке кәеф белән таралышты. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, терлекчеләребез  кичке эшләренә кереште.
 
Любовь ВАСИЛЬЕВА 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net