Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди алар ( фото)

0

Чирмешән - бик кечкенә, бетеп бара торган авыл. Мәктәп тә, мәдәният учаклары да юк инде. Гомумән, киләчәге шикләндереп тә куя . Тик шушы бәләкәй авылны тотып торырлык, уңган, булган кешеләр яши әле биредә.

 

-Әйдә, җимеш, кил, утыр әле яныма. Матур күлмәгеңне киеп куй,-дип каршы алды Рабига апа тормыш иптәше Нургаян абыйны. Чирмешән авылында яшәүче Рабига белән Нургаян Гайсиннар илле ел бергә гомер кичергәннәр. Олыгайган саен мәхәббәт чишмәләре саекмый, бер-берсенә булган ярату хисләре арта гына бара аларның. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Өзелеп сөярлек тугыз оныклары бар. “Биш балага тигез итеп биш оя каз асраган чаклар булды. Хәзер үстермим инде. Киленнәрем кызларыма караганда да әйбәтрәк”,-ди Рабига апа. Үзе дә яшь киленнәр кебек биеп кенә тора әле. Бакчада үстергән чәчәкләре, өйдәге гөлләре искитмәле. Көзен атмаган чәчәкләрне өйгә алып кергән, кыш буе чәчәк атып утырганнар. Бакча тулы яшелчә, җиләк җимеш үстерә. Вакыт булганда урындык җәймәләре, япмалар бәйли. Миңа да бер төргәк әзерләрен күрсәтте. “Малларны суеп алтыга бүләбез– биш бала да, без. Бар нәрсәне дә пешерергә яратам, кирәк икән бәлешен дә салам, пирогын да ясыйм. Мин ишле балалы гаиләдән, без кечкенә вакытта бер авыру чыкты. Мин һәм өч ир туганым гына исән  калдык. Гарәпчә укырга өйрәндем, коръән укыйм, биш вакыт намазны калдырмыйм. Ирем бик әйбәт булды. Бер начар сүз әйтмәде, ормады-сукмады”,-ди Рабига апа язмышына рәхмәтле булып.

Дөньяның җәннәтендә яшиләр алар. Күпләп мал асрыйлар. Ике сыер, ике бозау, ат, тай, ишегалды тулы тавыклары, абзар тулы сарыклары бар. “Бик күп, Аллага шөкер. Ходай саулыкны гына бирсен, әле ун баш умарта тотабыз. Картайган көнебездә бабагыз белән белән умарта карыйбыз. Балалар ялларда кайтып булышалар”,-дип сөйли хуҗабикә. Җәй буе икесе бергә чалгы белән печән чабып киптергәннәр. Быел җитмәгәч җиде төргәк печән, тугыз төргәк салам, фураж сатып алганнар. “Күп чабып булмый, ул арада умартаны карарга, бакчада чүп утарга, малларны барларга да кирәк бит”,- дип сүзгә кушылды Нургаян абый. Кече яшьтән эшләп, эшкә өйрәнеп үскән ул. Дүрт сыйныфны  тәмамлаганнан соң фермада бозаулар караган. Ул чор кешеләре эшчән дә, ышанычлы да булган шул. Унбер, унике яшьлек балага бозау кадәр бозауларны ышанып тапшырсыннар инде.

Нургаян абый башка ир туганнары кебек өздереп гармунда уйный. Аның бер туганы Казан шәһәрендә яши, өч энесе һәм кыз туганы авылда калганнар. Төпчек энесе Нургали абыйларга да кереп чыгарга булдык.

“Маллар асрамасаң, балаларны ничек укытып була”

Нургали Гарифуллин 1974 елны мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, заводта эшли. Алты ел шәһәрдә яшәгән, армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Нургали абый булачак тормыш иптәше Мәрхәбә белән бер очныкы, кечкенәдән бергә уйнап үскәннәр. Сиксәненче елның гыйнварендә бергә тормыш корып җибәрәләр. Әтиләре кулыннан көч-куәт киткәч, аларны үз яннарына чакырып кайтара. Гадәттә төп йортта төпчек малай калырга тиеш. “Әти белән ундүрт, әни белән унсигез ел бергә яшәдек, ике кыз, бер малай үстердек, дүрт онык үстерешәбез”,-ди Мәрхәбә апа. Балаларына тәрбия биреп, белем алырга булышканнар. Нургали абый гомер буе колхозда трактор, комбайн иярләгән. Тормыш иптәше 2002 елга кадәр фермада сыер сауган, аннан соң аңа әбиләр тәбияләү эшен тапшырганнар. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. “Ул вакытларда отпускалар юк, ял да итмичә ничек эшләгән, ничек өлгергән. Йөрәк бер эшләп өйрәнгәч, өйдә утырасы килми. Мал асрыйбыз”,-ди хуҗабикә. Абзарда биш сыер, унике сарык, ат бар. Узган ел уллары сөт саву аппараты бүләк иткән. “Шуның кадәр мал асрамасак балаларны укыта алмаган булыр идек. Пенсиягә чыгу белән сыерлар санын арттырдык”,- ди Мәрхәбә апа. Ул көненә алтмыш литрлап сөт сава. Аның бер литрын унҗиде сумнан җыеп алып китәләр. “Хуҗалыкта бер трактор бар иде, быел кыш 350 мең сумга тагын берне күн белән сатып алдык. Монысы бакча сукалау, печән әзерләү өчен дә уңайлы булыр”, -ди Нургали абый.

Бакчаларында бик күп алмагачлар үсә. Быел тагын ике төп алмагач, бер төп груша утыртканнар. Яшелчәләрнең барлык төрен дә утыртырга тырыша хуҗа белән хуҗабикә. Быел кабактан зур уңыш алганнар. Ноябрьгә кадәр малларга ашатырга җиткән. “Менә март аеннан ук помидор, кыяр чәчеп куям. Иртә өлгергәч әйбәт була”,-ди Мәрхәбә апа. Өчпочмак, кыстыбыйлар пешерергә ярата ул. Җитешкәндә күпләп пилмәннәр ясап куя икән. Кирәк чакта ансат кына итеп өлгертеп ала. Ял җиткәч оныклары белән балалары, кайтып, булышып китәләр.

Гомер дигәнең аккан су кебек. Бергә яши башлаганнарына да утыз биш ел вакыт үтеп киткән. Киләчәкләре дә матур, балалары, оныклары өчен сөенеп, эшлиләр, яшиләр алар.

 

Гөлназ Зарипова.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net