Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2015

Лениногорскилы Минзифа Бәдгетдиновага – 90 яшь

0

Алты баласының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә язмам герое – тугызынчы дистәне ваклаучы Минзифа Габделхак кызы Бәдгетдинова.


Ул 1926  елның мартында чишмәле-таулы Керкәле авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, данлыклы Иске Шөгер мәктәбендә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Кыз сәләтле, бар фәнне дә яхшы үзләштерә. Иске Шөгер мәктәбе укытучылары аңа: “Минзифа, син талантлы кыз,татар теле, әдәбиятны су урынына эчәсең, русчаң да әйбәт. Укуыңны дәвам итәргә кирәк, мәктәп, сабыйлар язмышы белән бәйләсәң ялгышмасың!” – диләр. Тәвәкәлләп, Бөгелмә укытучылар техникумына укырга керергә ниятләп имтиханнар тапшырырга килә. Барлык керү сынауларын да уңышлы тапшыра...
 
Сугыш алды елларының ниндилеген шул чор кешесе генә күз алдына китерә ала торгандыр.
Алтынчы сыйныфта укыганда, урып-җыю башлангач әти күк алашаны җикте дә: “Үзеңнән өлкәнрәк берничә бала белән икмәк илтергә барырсыз”, диде. Биш ат белән биш кыз-малай моннан илле чакрым ераклыктагы Келәүлегә юл тоттык. Бер Ходай ярдәм иткәндер инде, исән-имин генә икмәкне тиешле урынга илтеп кайттык.Тормыш авырлыгы укытучылыкка укырга да мөмкинлек бирмәде, – ди Минзифа әби.
 
Яңа Иштирәк сөт-май заводы эшкә урнаша. Анда эшләгәндә Сарабиккол авылыннан сөт ташучы егет белән таныша. Уртача буйлы, төптән таза, җиңе сызганулы Әгъзәм очрашып йөргән көннәрнең берендә үзенең яңа үргән чабатасына карап: “Син каршы килмәсәң бергә булыйк, Зифа”, ди.
– Безнең гаилә хәллеләр рәтеннән иде. Сарабикколга ике атка төялгән мал-мөлкәт белән килен булып төштем. Өйләрендә бер өстәл белән ике урындыктан башка җиһаз юк иде. Күршеләре әйтмешли, Әгъзәмнең аты бар, анысы да колхозныкы. Бер тавык суеп никах укырга мулла чакырттык та, бетте-китте шуның белән. Үзенә күрә тату гына гаилә корып җибәрдек. Хәзергеләр төсле, характерлар туры килми дип аерылу уе булмады. Кысан өйне иркенәйтеп, бер-бер артлы алты бала – өч кыз белән өч малай дөньяга килде, – дип яшьлеген искә төшерде ак әби.
Бөек Ватан сугышы башланган хәбәрне ире белән колхоз басуында эшләгәндә ишетә алар.
 
– Тыны капкан дежур торучы хатын килеп: “Сугыш башланган.Барыгызны да идарәгә чакыралар”, – дип сөрән салды.
Ирен сугышка алалар. Кайнанасын, әнисенең апасын, аларның энеләрен, балаларын карау-тәрбияләү дә аның җилкәсенә төшә. Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдинов – Әгъзәм абыйның бертуган абыйсы. Герой әнисе чирләп, илле яшендә үлә. Утны-суны кичкән фронтовик Әгъзәм абзый да Минзифасын ялгыз калдырып бакыйлыкка күчә. 
Алла теләсә, нәкъ бер елдан 90 яшен тутыручы Минзифа әби бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә.
 
– Балаларымнан зарланмыйм. Эшкә өйрәнеп, бер-берсенә ярдәм итешеп үстеләр. Әтиләренең сыңар карашыннан да аңлыйлар иде. Хәзерге хәлемнән бик канәгать. Быел менә 89 яшь, туксанын да исән-имин каршыларга язсын әле, дип торам. Кадер-хөрмәттә яшим. Алты балам да югары белемле, барысы да башлы-күзле, чөкердәшеп көн итәләр. Сигез оныгым, унике оныкчыгымны яратып туялмыйм. Кышны Лениногорскида Минзилә кызымда торам, җәйләрен үз өемдә гомер итәм. Яраткан газетым – “Заман сулышы”н ноктасына кадәр күзлексез укып барам. Хәбәрләр белән күршеләрне дә таныштырам, – ди ул.
 
Ак әбине һәм барлык хатын-кызларыбызны назлы яз бәйрәме белән котлыйм. Хатын-кыз – дөнья терәге! Аларны яратыйк, саклыйк, кадерләрен белеп яшик!
 
Таһир Шәмсуаров





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net