Котлыйбыз!
Күгәрчен авылында яшәүче Дильшат Мирза кызы ХӘСӘНОВАның 5 март көнне 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Ихлас күңелдән сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез яшәвеңне телибез.
Гел шулай сабыр, изге күңелле, ярдәмчел булуың өчен без сиңа чиксез рәхмәтлебез.
Сиңа без–балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Олы хөрмәт, чиксез ярату белән: кызың Гөлшат, киявең Рөстәм,улың Азат оныкларың Гөлназ, Ринат. Безнең теләкләргә барлык туганнарың һәм Укмас авылындагы кодагыең да кушыла.
