Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Карга авылы Әлки районының иң төзек һәм матур авылларыннан берсе

0
Карга районыбызның иң төзек һәм матур авылларыннан берсе. Биредә яшәүчеләр таза, мул тормышта көн күрә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара.
 
 
Халыкның проблемаларын тыңларга, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга Карга авылы җыенына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, аның урынбасарлары һәм төрле оешмалар вәкилләре килгән иде.
 
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев үзенең отчет докладында узган елда башкарылган эшләргә тукталды.
 
–Җирлек советында бер торак пункт – Карга авылы. 145 шәхси хуҗалыкта 460 кеше исәпләнә. Эшләргә сәләтле кешеләрнең төп өлеше "Кызыл Шәрык-Агро"да (36 кеше), "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә (22), бюджет системасында (38), районның төрле оешмаларында (25) хезмәт куя,–диде ул.
 
Терлекне дә күпләп асрыйлар биредә. 272 баш мөгезле эре терлекнең 121 е савым сыерлары. 606 баш сарык һәм шактый гына ат, умарта, кош-корт тоталар. Әмма 145 хуҗалыкның 24 ендә бөтенләй мал-туар юк.
 
–Шунысы аяныч, болар бит терлек асрап яшәрлек яшьләр,–дип басым ясады җирлек башлыгы. Алга таба бу гаиләләр белән тыгызрак бәйләнештә эшләргә кирәк булачагын җиткерде.
 
Халыктан сөт җыю да шактый уңышлы оештырылган. Былтыр халыктан сөт җыю, терлекләрне ясалма орлыкландыру, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның үсеш темпы буенча районның авыл җирлекләре арасында Карга беренче урынга чыкты.
 
–2014 елда шәхси хуҗалыклардан 324,5 тонна сөт җыелды. Шул рәвешле халык 5 миллион сум акча эшләде,–ди Рамил Минһаҗев.
 
Әйтик, Рамил Садыйков ел буена 16 тонна, Зөлфәт Гәрәев 11,5 тонна, Әнәс Вәлиев 13,8 тонна, Шәүкәт Нотфуллин 10,5 тонна сөт саткан. Әлеге гаиләләр Каргада иң күп сөт тапшыручылар. Күп сыер асраучы алты гаилә бушлай савым аппаратларына ия булган.
 
Элек мондый җыеннарда авыл халкының җитәкчелеккә юллаган моң-зарларын байтак ишетергә туры килә иде. Соңгы елларда күп авылларда халык рәхмәтен генә белдерә. Шулай булмыйни, районда хәзер шактый зур эшләр башкарыла бит. Менә Каргада да  берничә ел элек кенә капиталь ремонтланып сафка баскан күп функцияле үзәк эшләп килә. Бинада мәдәният йорты, почта бүлеге, авыл җирлеге советы, ФАП, китапханә урнашкан. Барысы да бер җирдә, бик уңайлы. Авыл урамнарының һәммәсендә яктырткыч лампалар яна. Балаларның гына түгел, өлкән буынның да күңеленә хуш килгән парк та эшләп килә. Районда башка бер урында да булмаган фонтан төзелгән. Барлык урамнарда да диярлек асфальт юл.
 

Сорау. Сөт бәяләре кибет киштәләрендә ел әйләнәсе үзгәрми. Бездән исә аны чагыштырмача түбән бәядән кабул итәләр.
 
Җавап. (Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов). Хәзерге базар шартларында сөт кабул итү пунктлары сөткә бәяне үзләре билгели. Район буенча бүген аның уртача бәясе 18 сум 25 тиен.
 
Сорау. Мин терлек тотмыйм. Пай җирләрем бар. Ул җирләрне сата аламмы?
 
Җавап. (Рамил Минһаҗев). Әгәр дә сез пай җирләрегезне кемгә дә булса арендага бирмәгән булсагыз, сата аласыз.
 
Сорау. Безнең гаилә күп балалы. Миңа район үзәгендә бушлай җир алу каралганмы?
 
Җавап. (Рамил Минһаҗев). Җирне сез яшәү, теркәлү  урынында гына бушлай ала аласыз.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net