Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

60 млн урлау вакыйгасының тулы версиясе: инкассаторның хезмәттәше әлеге көн турында сөйли һәм ул гына да түгел...

0

60 млн сум акча урлаган Игорь Богаченконы аның кулыннан яраланган хезмәттәше хыянәтче дип саный һәм аның күзләренә карыйсы килүен әйтә.

Хатынын бала тудыру йортыннан каршы аласы урынга Максим Медовны –  инкассатор машинасын йөртүче, аягы яраланган ир-егетне – дүрт операция  көтә.

33 яшьлек Максимга өч- дүрт ай дәваланырга туры киләчәк.

–         Кәефегез ничек?

–        Яхшы, армиядәге кебек. Мин Чечняда хезмәт иттем, хәрби бәрелешләрдә катнаштым.

–         Инкассатор хезмәтенә ничек килеп эләктегез?

–        Мин салым инспекциясендә машина йөртүче идем. Монда шундый ук вазифага кеше эзләүләрен әйтеп, барып карарга киңәш иттеләр. Гариза яздым, 1 айдан соң чакырдылар. 2008 ел иде.

–        Богаченко белән ничек таныштыгыз?

–        2010 елда эшкә урнашты ул. Яхшы гына аралашып киттек, соңгы көнгә кадәр ул үзен уңай яктан гына күрсәтте.

–        Аңарда нинди дә булса шикчел билгеләр сизелмәдеме? Үз-үзен тотышында?

–        Юк. Безнең бригада зур, шуңа көн дә күрешми идек. Бурычлар төрле: ул – инкассатор, мин – машина йөртүче. Минем хезмәт баскычы буйлап күтәрелергә мөмкинлегем юк, аныкы – бар иде. Миңа күтәрелер өчен югары белем алырга кирәк.

–        23 гыйнвар вакыйгасын ничек тасвирлый аласыз?

–        Гадәти эш сменасы иде. Иртән килдек, исәнләштек. Богаченко үзен гадәттәгечә тотты, дулкынланды, борчылды дип әйтә алмыйм. Исәп-хисап-касса үзәгенә килдек, акчаларны алдык һәм маршрут буенча киттек. Бервакыт Богаченко миннән маршрутны үзгәртүне таләп итте. “Әнә бу якка борыл”, – диде. Мин ризалашмадым һәм ул атты...

–        Ниятенең җитди булуы турында кисәттеме соң?

–        Мин аннан: “Игорек, син шаяртасыңмы әллә?” – дип сорадым. Ул: “Юк, шаярмыйм”, - диде, шуннан соң атты.

–        Сез мондый хәл килеп чыгар дип көтмәгән идегезме?

–        Юк. Әгәр иртән миннән: “Богаченко белән разведкага барасыңмы?” – дип сорасалар, мин ышанып җавап биргән булыр идем. Аңа таяна алам дип уйлый идем.

–        Сез дуслар идегезме, әллә эш буенча гына аралаштыгызмы?

–        Бары тик эш буенча гына.

–        Инкассатор машинасы туктагач, Богаченко аткач, ни булды?

–        Богаченко безгә машинадан чыгарга кушты, пистолет белән селтәнде. Мин чыктым да, яраланган аягыма бастым, кинәт авырту сизеп, тәгәрмәч астына егылдым. Богаченко аякларым өстеннән чыкмасын өчен хезмәттәшем мине тартып чыгара башлады. Мине чыгару белән Богаченко кузгалып китте. Ә мине 10-15 минуттан шифаханәгә алып киттеләр.

–        Хәзер анализ ясаганда аңа каршылык күрсәтергә мөмкин булыр дип уйлыйсызмы?

–        Әгәр дә аның ниләр кыланасын белгән булсак, каршы тора алган булыр идек. Безгә ул көтелмәгән хәл булды. Көн дә бергә эшләп йөргән кешене шундый юлга барыр дип ничек күзалларга була? Миндә корал бар иде, әмма мин аны кулланырга өлгермәдем, чөнки миндә сызлану шогы иде.

–        Богаченко гаиләсе турында сөйли идеме? Аларның аерылышу алдында торганнарын белә идегезме?

–        Аерылышу хакында белмәдем. Ул өйләнгәндә эшкә тортлар, җимешләр алып килеп, безне сыйлаганын хәтерлим.

–        Ул рәхәт, мул тормышта яшәгән, диләр...

–        Алай ук дип әйтмәс идем. Машинасы 300 мең сум тирәсе иде. Чит илгә чыгып керде, әмма отпуск акчасына бу мөмкин дип уйлыйм.

–        Күпләр интернетта аны герой дип саный. Сез ничек уйлыйсыз?

–        Ул хыянәтче! Аның бу гамәлен мин тагын ничек бәяли алам? Ул мине авыр хәлдә калдырды, “утыртты”. Озакламый минем икенче балам туачагын да белә иде.

–        Ничек уйлыйсыз, Богаченко өчен бу вакыйга ничек тәмамланачак? Аңа ни әйтер идегез?

–        Мин аның барысын да төптән уйлап, тизрәк бирелүен теләр идем. Бәлки шулай эшләсә, ирегеннән чикләү вакытын да киметерләр иде... Тагын мин аның күзләренә карап: “Ни өчен болай эшләдең?” – дип сорар идем.

Әңгәмә “Бизнес-онлайн”нан тәрҗемә ителде






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net