Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Тормышта уңышлы яшәү өчен нинди белем алырга?

0

Егерме беренче гасырның замана балалары нәрсә белән генә кызыксынмыйлар. Аларның дөньяга карашлары, уй-фикерләре дә башкача. Күп кенә ата-аналар балаларының киләчәген кечкенәдән үк кайгырта башлый. Җәмгыятькә файдалы, уңышлы, бай кеше булу өчен дөрес һөнәр сайларга кирәк. Һәркем үз юлын үзе билгели. Шулай да булачак һөнәреңне сайлау җиңелләрдән түгел. Кая укырга барырга телисең, дигән сорауга мәктәп баласы җавап бирергә авырыксына. Шуңа күрә ул үлчәнгән, яхшы уйланган булырга тиеш. Безнең Балык бистәсе укучылары да кайда яхшырак буласын ачыклар бетерә алмыйлар: үзебезнең Агротехник техникумда укыргамы, әллә Казанга барып күп чыгымнар түгәргәме?

Шушы көннәрдә агротехник техникум җитәкчесе Васил Төхвәтуллин белән әңгәмә кордык, аңа берничә сорау бирдем.

-Васил Юсуфович, техникум безгә нәрсә бирә?

-Беренче чиратта шуны әйтеп үтәсем килә, техникум ике юнәлештә - эшче һәм урта белгеч һөнәрен бирә. Беренче юнәлеш буенча пешекче һәм тракторист, икенчесендә бухгалтер һәм техник механиклар әзерлиләр.

-Укучыларны техникумга ничек җәлеп итәргә?

-Җитәкче булып эшли башлаганнан бирле бу мәсьәләне хәл итәргә тырышам. Үземнең беренче чыгышымда ук кадрлар куркынычсызлыгы техникумның яшәвеннән тора, без эшләмәсәк районда белгечләр дә калмаячак, дигән идем. Минемчә, бездә белем бирү дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким түгел, яхшырак дип тә әйтәсем килә. Түләүле югары уку йортларында укып күпме чыгым китәсен уйлап карагыз. Мин санадым, биш ел уку дәверендә бер миллион сум тирәсе акча сарыф ителә икән. Бу аз сумма түгел. Шуның кадәр чыгымны түгеп, укып бетергәннән соң ул бала кая бара? Кая карама белгечләр җитәрлек, ә эшче көчләр җитешми. Авыл хуҗалыгы таркалса да, тракторчы кирәкле һөнәр булып кала, юл төзү эшләрендә алыштыргысыз ул. Элек безгә яшьләр юл йөрү кенәгәсен алу өчен генә килә иде. Ә хәзер нәкъ менә тракторчы һөнәрен үзләштерү өчен укырга керәләр. Районыбыз әллә ни зур булмаса да, анда утыз алты җәмәгать туклану урыны бар. Аларга һәрчак пешекчеләр кирәк. Шәһәрнең өченче номерлы ипи пешерү заводына бездән пешекче-кондитерлар сорыйлар. Безнең укучыларыбыз кытай рестораннарында эшлиләр. Укытучыларыбыз тәҗрибәле, ике телне дә яхшы беләләр. Бер укытучыбыз-Наталья Володина Италиягә стажировка үтәргә барып кайтты. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә укучы кызларыбыз республика күләм ярышларда беренче призлы урыннарны яулыйлар. Анда сәүдә институтында укучылар да катнашалар бит. Егетләребез дә калышмый, конкурсларда еш катнашалар.

Бу язманың тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.

Алия Хәбибуллина.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net