Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Элек хезмәт, аннан - хөрмәт

0

Районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елына аяк бастык. Элек-электән кешене кеше иткән - хезмәт, дигән гыйбарә яши. Бу төшенчә әле дә актуаль, чөнки илебезнең иминлеге дә, бөтенлеге дә, сәламәтлеге дә анда яшәүче кешеләрнең нәтиҗәле хезмәтенә бәйле. Бүгенге көндә хезмәт кешесенең абруен, социаль статусын күтәрүне, киң җәмәгатьчелек, яшьләр игътибарын намуслы хезмәткә юнәлтүне күздә тотып, тәрбияви мәгънә салып игълан ителде бу ел. Әлеге уңайдан без райондашларыбыз фикерләрен белештек, аларны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Светлана Иванова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

- Үткән ел ахырында муниципаль районда 2015 елны Хезмәт кешесе елы дип игълан итү турында карар чыкты. Зәйдә һәр елга аерым бер мәгънә салып үткәрү традиция-се дәвам итә. Хезмәт кешесе елының логотибын да эшләдек. Ә ел “Яшәү-димәк, эшләү. Хезмәт – ул кеше гомере” девизы астында үтәчәк. Максатыбыз – һәр тармакта үз һөнәренә тугры, аны яратып башкаручы хезмәт ияләрен ачыклап, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтү. Ел дәвамында өлкән буын кешеләре, үз һөнәренең остасы булып өлгергән яшьләр белән даими очрашулар уздырып, хезмәтне пропагандалау күздә тотыла. Махсус чаралар программасы төзелде. Аның буенча беренче чараны без гыйнварның соңгы якшәмбесендә “Ял көне” клубы кысаларында үткәрергә исәп тотабыз. Ә 13 февральдә “Энергетик” Мәдәният сараенда Хезмәт кешесе елын ачуга багышланган тантаналы зур чара үткәреләчәк. Зәйлеләрне анда көтеп калабыз.

Геннадий Хәлиуллин, шәһәр-район ветераннар советы рәисе:

- Хезмәт кешесе дигән төшенчә совет чоры кешеләренә яхшы таныш. Хәзерге заманда да аның мәгънәсе шул ук калды, бары тик эш методлары күбрәк кул хезмәтеннән автоматка күчте. Әмма хезмәт, нинди булуга карамастан, тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Тир түгеп эшлиме ул, акыл сәләтенә таяныпмы, һәр һөнәр иясе үз урынында кирәкле, мөһим урын били. Безнең чордашларга хезмәт итү икеләтә авыр булды, тормыш-көнкүрешне дә алып барырга, илне дошманнардан азат итәргә дә туры килде, шуңа да өлкән буынга хөрмәт күрсәтеп, аларның ил өчен куйган тырышлыкларын яшь буынга сөйләп, аңлату - бик мөһим тәрбия чарасы. Совет чорында хезмәт кешеләрен зурлау, пропагандалауга нык игътибар бирелде. Социалистик Хезмәт Герое исемен алучылар яшь буынга маяк итеп күрсәтелде. Хәзер дә илдә хезмәт кешесенә игътибарны үзенчәлекле алымнар белән арттыра бару яхшы. Эшләгәнне күрү, олылау ул алда уңышлар яулау, нәтиҗәле хезмәт өчен стимул булып тора. Районда агымдагы елны Хезмәт кешесе елы дип игълан итүне без, өлкәннәр, хуплыйбыз.

Анатолий Шалафаев, эшмәкәр, Зәй икмәк заводы директоры:

- Безнең заводта яшәү чыганагы булган ипи пешерүчеләр хезмәт куя. 100дән артык кешеле коллектив районыбыз һәм күрше-тирә район халкын икмәк ризыклары белән тәэмин итә. Узган ел ахырында гына завод беренче продукциясен чыгаруга керешсә дә, кулланучылар аны яратып кабул итте. Ә хезмәт кешесе дигән төшенчәне бүген беренче чиратта кешенең эш урыны белән тәэмин ителүе буенча аңлыйбыз дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки бүген эшле булу, хезмәттәшләрең тарафыннан хөрмәт казану бик мөһим. Хезмәт кешесе елын без нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итүгә үзебездән өлеш кертеп билгеләргә җыенабыз. Тиздән заводта өй токмачы, чәкчәк, квас, ит ризыклары, ярым фабрикатлар ясау цехларын ачарга җыенабыз, кафе, 3 кулинария кибете эшләячәк. Бу исә өстәмә хезмәт урыннары, хезмәт кешеләре сафын арттыру дигән сүз. Ә коллективта нәтиҗәле хезмәт куючылар, һичшиксез, билгеләнәчәк, бәяләнәчәк. Хезмәт кешесе елы уңаеннан оештырылачак чараларда без дә актив катнашачакбыз.

Николай Пукаев, “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” хезмәткәре:

- Яраткан, күңел күтәренкелеге биргән эш урыны булу бүгенге көндә бик мөһим. Мин машина төзүчеләр техникумын тәмамлап, тәгәрмәчләр ясау заводына эшкә урнашкан идем, төрле үзгәрешләр кичереп, завод заманча эшләүгә күчкәч тә, биредә калуыма сөенәм. Машина төзү - тәгәрмәчләр ясау буенча шактый тәҗрибә тупладым. Һаман да яңалыкка омтылу, яңача эш алымнарын үзләштерү теләге зур. Яшьләрне күреп, бәяләү дә эштә зур стимул бирә. Берничә ел рәттән “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесендә катнашып, I һәм II урыннарны алдым. Ә үткән ел финишлы буяу буенча эш серләренә өйрәнү өчен Германиядә булып кайттым. Биредә, махсус курслар үтеп, заманча эш методларын үзләштердек. Менә шулай үз һөнәреңнең остасы булырга омтылу, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү күңелне үстерә. Хезмәт кешесе елында без – яшьләр дә уңышларыбыз белән билгеләнергә телибез.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net