Журналистның китабы нәшер ителде
Зәйнең “Новый Зай” газетасы баш редакторы Ирина Бертманның җирле типографиядә беренче нөхсә китабы басылып чыкты. Басмада авторның журналистлык хезмәте дәверендә зәйлеләр, үзенчәлекле вакыйгаларга багышланган язмаларын туплаган. “Моих заинцев имена” дип аталган шактый калын китап Зәй тарихы сәхифәләрен баетучы тагын бер мөһим истәлек булды. Тиздән китап 500 экземплярда басылачак. Аны зәйлеләр, автор иҗатына гашыйклар үзәк китапханәдән яки сатудан алып укый алачак.