Балык бистәсе районында яңа елда беренче ир бала булып туган
Яңа елда кем туган?
“Быелгы тәүге куанычыбыз егет кеше”,– диделәр район бала тудыру йорты хезмәткәрләре.
Яңавылдан Рашат һәм Эльвира Гыйлемҗановаларның гаиләсен ишәйткән әлеге бәхетле сабый 5 нче гыйнварда туган. Авырлыгы да егетләрчә булып, сау-сәламәт дөньяга килгән нарасыйга әти-әнисе Сәлим дип исем кушкан. Ә без, үз чиратыбызда, Сәлимнең аягы җиңел булсын, бәхетле сабыйлар районыбызда артып торсын дигән теләктә калабыз.
Фото:
