Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Юл эшчеләре Әлки районы авылларына илтә торган юлларны тулысынча чистартып өлгерергә ашыга

0

Буранлап кар яуган көннәрдә район юлларында “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшләде.

 

–Ишеп-ишеп яуган карга сөенәбез, билгеле. Бу бит язга җирдә дым күп булачак дигән сүз. Әмма безнең коллектив өчен бу кар-буранлы көннәр өстәмә авырлык тудырды. Транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен хезмәтне ике сменада оештырып, хәтта төнлә дә юлларны туктаусыз чистарттык,–ди участок начальнигы Рашат Гыйззәтуллин.

Безнең районда гына түгел, республика, хәтта Россиянең кайбер төбәкләре юлларын да кар көртләре күмде бу көннәрдә. Юлларда күп машина катнашында аварияләр булды, аларда кешеләр зыян күрде.

Чынлап та юлчыларга ансат булмаган икән: ике смена эшләү өстенә, район юлларын дүрт маршрут итеп карап, һәрберсенә өстәмә мастерлар да куйганнар. Бигрәк тә Салман, Үргәгар якларында юллар мәшәкатьле булган, чөнки җилләр ачык кырлардан карны юлга “рәхәтләнеп” түшәгән генә.

–Быел юл буендагы кайбер басуларның, соңгы сантиметрына кадәр диярлек көзге культуралар чәчеп калдырдылар. Хәзер без юл читләрен тиешенчә чистарта алмыйбыз, чөнки авыр техниканың уҗымнарга зыян китерүе бар. Ә бит кагыйдә буенча юл белән иген кыры арасында буш мәйдан калдырылырга тиеш. Агрономнар шуны исәпкә алып эшләсен иде,–дип зарланып алды Рашат Гыйззәтуллин.

Кар-бураннар беразга тынып торган арада юл эшчеләре район авылларына илтә торган юлларны тулысынча чистартып өлгерергә ашыга. Көчле К-700 тракторлары Тумба, Яңа Әнҗерә, Йолдыз, Түбән Салман, Нохрат кебек кечкенә авылларга алып баручы кыр юлларын да кар көрләреннән арындыралар. Ә эшчеләр төп эш кораллары – көрәкләр ярдәмендә техника эшли алмаган күпер кырыйларын, тукталышларны, багана төпләрен чистарта. Кыскасы, салкын һәм карлы кыш көннәре “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы коллективы өчен гаять кызу чор ул.

 


Ә сезнең авылда юлларны чистарталармы?

Наил Шәрапов, Салман авыл җирлеге башлыгы:

–Иртәдән төнгә кадәр кар белән  көрәшәбез бу көннәрдә. Явып та карады соң! Бер авылда урамнарны үтеп йөрерлек итеп чистартабыз гына, икенчесеннән шылтыраталар. Безнең җирлек бик зур бит. Т-15 тракторы булган Сингатуллин Рәшит белән килешү төзегән идек. Ул да бик тырыша, әмма кар, бердән искиткеч күп, икенчедән җепшек – трактор кадәр тракторны һавага “очыра”. Шулай да зур тырышлык белән мәктәп, кибет, ФАП биналарына юлларны ачып бетердек, иртәгә эшне тәмамларбыз, мөгаен. Инде кар да бераз яумый торсын иде.

 

Ирина Гришина, Кошки авыл җирлеге:

Ике Төгәлбәй белән Кошки урамнарын Гыйльманов Илнар һәм Гәрәев Фәнил үз тракторлары белән чистартып торалар. Хәзер авыллар юллары әйбәт. Шуңа күрә бу егетләргә рәхмәт әйтәсе килә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net