"КАМАЗ-Мастер" командалары "Дакар"да лидерлар.
"КАМАЗ-Мастер"ның өч экипажы "Дакар"ның дүртенче этабында беренче-өченче урыннарны бүлешәләр
Россия командасы экипажлары “Дакар”-2015 раллисының дүртенче этабы нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны яулады. Узышлар нәтиҗәсе буенча беренче урында Эдуард Николаев экипажы, икенче урында – Андрей Каргинов командасы (штурман - Евгений Яковлев, механик - Руслан Әхмәдиев), өченче урында Айрат Мәрдиев экипажы (Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов).
