Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Әлки районы службалары салкыннарда тоткарлыксыз эшли

0

Республикага көчле салкыннар килде. 6 гыйнвардан 7 сенә каршы башланган бу суыкларны халык “Раштуа салкыннары” дип кабул итте. Кичә һәм бүген районыбызда һава температурасы 30-32 градуска кадәр төште. Синоптиклар төнге сәгатьләрдә түбәнлекләрдә һаваның 37 градускача салкынаюын фаразлыйлар.

Көчле салкыннар 7-9 гыйнвар көннәрендә була, атна ахырына температура күтәрелә башлаячак, диләр.

Яңа елның бу беренче суыкларын районыбыз ничек үткәрә соң?

Район электр бүлү челтәрләре һәм газ хезмәтләре каты салкыннарда да тулы куәткә эшләүләрен әйтәләр. Халыкны һәм төрле объектларны  газ, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк һәм булмаячак, ди әлеге хезмәтләр җитәкчеләре.

–Кичә Яңа Тумба авылында каты салкын нәтиҗәсендә югары вольтлы электр линиясе өзелгән иде. Бу авыл Нурлат районына караса да, энергияне бездән ала. Ашыгыч төстә урынга чыгып, аварияне тиз арада төзәттек. Яңа Тумба халкы ике сәгать кенә утсыз торды,–ди электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. –Гомумән, безнең барлык бригадалар тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә төзексезлек пәйда булган урыннарга чыгарга әзер торалар.

Халык та тиешле саклык чараларын күрсен, электр приборларын, җылыткычларны караусыз калдырмасын иде.

Газ хезмәте җитәкчесе Равил Нургазизов та саклык чараларын үтәү зарурлыгы хакында искәртә:

–Көчле суыкларда газ казаннарын, бигрәк тә морҗаларны карап торырга кирәк,–ди ул. –Мондый шартларда морҗаларның бозланып катуы куркыныч тудырырга мөмкин.

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев шулай ук суык көннәрдә саклык чараларын үтәү, сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булу кирәклеге хакында әйтә.

–Суыкларда бик уяу, сак булырга кирәк. Чөнки каты салкында 5-10 минут эчендә дә тәннең өшүе мөмкин,–ди ул. –Кышкы суыкта иртән урамга ныгытып ашап, һичьюгы кайнар чәй я кофе эчеп булса да чыгыгыз. Салкында спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмавың яхшы. Ник дигәндә, алкогольнең суыкта организмны җылытмавы, ә бөтенләй киресенчә тәэсир итүе мәгълүм. Киемегез тыгыз, җиңел һәм мөмкин кадәр күп катлы булсын. Бигрәк тә аякларыгызны җылыда тотыгыз. Битегезне я аяк-кул бармакларын өшеткәнсез икән, тизрәк җылы бинага керегез. Өшегән урынны кулыгыз белән яисә коры йомшак тукыма белән ышкып җылытыгыз, кайнар чәй эчегез. Тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Өшегән тәнне кар, спирт белән ышкырга, кайнар әйбер куярга ярамый.

Суык көннәрдә юлга чыгуны кичектереп торырга тырышыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы булыгыз!






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net