Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

“ГАЗ-21” клубы Бәкер автораллиена күчмә Кубок тапшырды

0

“Запорожец” машиналарында оештырылучы кышкы автораллида өченче тапкыр Марсель Бадыйков беренче булып килде.


Җиңүченең исеме Татарстанның “ГАЗ-21” клубы тарафыннан булдырылган күчмә Кубокка уеп язылачак. Әлеге клубның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авторалли җиңүчеләренә премияләр дә тапшырды.
Инде унберенче ел рәттән Бәкер авылында 7 гыйнвар көнне совет заманының “Мерседес”ы – инде музей экспонатына тиң “ЗАЗ” машиналарында узышлар үткәрделәр. Бу ярышны заманында җирле “Бәкер” шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов башлап оештырып җибәргән иде. Раллида Бәкер һәм күрше тирә-як авыллар – Иске Шөгер, Шөгер, Сарабиккол авылларыннан гына түгел, ә еш кына Арча, Норлат районнарыннан да автоузышчылар катнаша. Быел да Бәкер болынына унбишләп “Запорожец” чыкты. Арчаның Тачкичү авылыннан 45 яшьлек Рәдис Хәбибуллин ике машинасын Бәкергә тикле “КАМАЗ” арбасына салып китергән. “Мин инде бишенче тапкыр Бәкердә узышам, - ди Рәдис әфәнде. – Ел саен бүтән катнашмам дип уйлыйм да, кыш җиткәч, йөрәк түзми, тагын киләм. Әти, абый, туганнар, балалар да машиналарны ярышка әзерләргә ярдәм итә”.
Үткән 2013 һәм 2014 елларда автораллида беренчелекне яулаган 27 яшьлек Иске Шөгер авылы егете Марсель Бадыйков быелгы узышка әлләни хәстәрләнмәдем дисә дә, чынлыкта соңгы дүрт айда бөтен буш вакытын гаражда үткәргән икән. Шуңа күрә аның машинасы да яңа гына завод капкасыннан чыккан кебек ялтырап тора, әле ул тамашачыларга кызык ясап, аңа сирена һәм төсле яктырткычлар да урнаштырган. Һәрвакыт “13” номеры белән стартка басып, бу санның бәхетле икәнен исбатларга телим, ди Марсель.
Марсельнең мавыгуы ир туганнарына да күчкән: автораллида Руслан һәм Рамиль Бадыйковлар, Радмиль һәм Радим Гәрәевләр дә үз көчләрен сынады. Радим утырган 45 “яшьлек” яшел “бөкре” “Запорожец” - “ЗАЗ-965” тамашачыларның аеруча игътибарын җәлеп итте. “Без быел егетләр белән автораллига 8 машина әзерләдек, - дип сөйли Марсель  Бадыйков. – Авылдашлар иске “Запорожец”лар таба да безгә мөрәҗәгать итә, шулай бергәләшеп ремонтладык. Киләсе елга тагын да ишәербез, мөгаен!”
Узышка быелгы кебек унбишләп машинаның җыелганы юк иде, дип искә төшерә Бәкер халкы. Шуңа күрә дә кышкы көннең суыгына карамастан, раллины тамаша кылырга килүчеләр дә шактый булды, болын гөрләп торды. Кунакларны кайнар чәй, коймаклар һәм шашлыклар белән сыйладылар.
Финал заездның старт сызыгындагы урыннарны билгеләр өчен башта машиналар арасында башлангыч заездлар узды. Болында ясалган трассаның озынлыгы 3 чакрымга җитә, машиналар шуны өч тапкыр әйләнергә тиеш иде. Кайбер тимер атлар стартта ук туктап калса, трассада кар көртләренә кереп батучылар да булгалады. Аларны тамашачылар этеп кабызып, янә кузгалып китәргә булышты. Көтелгәнчә, быел да ярышта “Бәкер” шифаханәсенең сак хезмәтендә эшләүче Марсель Бадыйков җиңде. Икенче урынны, әле Марсель узышта катнашмаган елларда беренчелекне бирмәгән, Бәкер егете Ришат Заманов алды. Бу юлы да ул көндәшенең “үкчәсенә басып” диярлек барды, ләкин узып китә алмады. Өченче урынга Иске Шөгер авылыннан 19 яшьлек Нәфис Гыйззәтуллин лаек булды.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республиканың “ГАЗ-21” ретро автомобиль сөючеләр клубы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.  “Элеккеге автомобильләргә халыкта соңгы елларда кызыксыну арта башлады. “ГАЗ-21” клубында 120дән артык элеккеге җиңел машиналар исәпләнә. Без клуб утырышында киңәшләшкәч, Бәкер автораллие җиңүчесенә тапшырыла торган күчмә Кубок булдырырга карар кылдык. Ел саен җиңүченең исеме анда уеп язылачак, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ретро машиналар катнашында Казанда ел дәвамында төрле чаралар оештырылып тора. Хәзер республика районнарының да бу тарихи хәрәкәткә кушылуы куандыра. Халык мондый бәйрәм рухындагы ярышларны рәхәтләнеп тамаша кыла, ә техника сөюче яшьләр узышларга тырышып әзерләнә, элеккеге совет машиналарын онытмый”.
Фәрит Мөхәммәтшин “ГАЗ-21” клубы исеменнән җиңүчеләргә 25 мең, 15 мең һәм 10 мең сум күләмендә премияләр дә өләште. “Бәкер” шифаханәсе баш табибы Марат Ибраһимов та игътибарсыз калмады: беренче урын иясенә шифаханәгә ун көнлек юллама, Тачкичүдән Рәдис Хәбибуллинга - тамашачы мәхәббәтен яулаганы өчен, ә Руслан Бадыйковка иң яхшы гаилә экипажын оештырганнары өчен кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотосы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net