Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2015

Бүген 11 нче гимназия укытучысы Венера ханымның юбилее

0
Яңа елның беренче көннәрендә 11 нче гимназиянең милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары Венера Сәмигуллина “түгәрәк” юбилеен билгеләп үтә. 
Балачак  хыялы  Венера   Минсәгыйть  кызын  Казан  дәүләт  педагогия   институтының  татар  теле  һәм  әдәбияты бүлегенә  алып килә. Азнакай  районында  туып-үскән кызның алдагы  тормыш  юлы безнең  шәһәр   белән  бәйләнә.  Менә инде өч дистә  елга якын ул татар теле  һәм  әдәбияты укыта,   шуның   унсигез  елы  –  татар  гимназиясендә. Ул  үз хезмәтенең нәтиҗәсен  күрергә  омтылып,  эзләнеп, яңалыкка  тартылып   яшәүче мөгаллимә. Аның эшчәнлеген татар әдәбияты укытканда Альберт Яхин методикасын уңышлы куллануы белән аерып күрсәтергә мөмкин. 
 
– Әлеге методиканы яратып өйрәндем, яратып укытам, – ди ул. Кыенрак булса да, ул бик тә кызыклы. Укучы арасында бәхәс тудыра, бала уйлана, фикер йөртә башлый. 
Дәресләрендә  шулай ук Ә.Рәхимовның   үстерелешле   укыту  технологиясен  отышлы   файдаланып,  укучыларның   мөстәкыйль  рәвештә иҗади  уйлау  сәләтләрен  үстерә. Менә  инде алтынчы  ел Венера Минсәгыйтовна гимназиядә укучыларның фәнни оешмасын җитәкли. 
Мөгаллимә укучыларын эзләнү-тикшеренү эше  белән кызыксындыра, алар алдында  зур мөмкинлекләр ача. Һәр укучысына иҗади якын  килеп, аларны киләчәк тормышка әзерли. Аның   укучылары   ел  саен  татар  теле  һәм  әдәбияты  буенча  үткәрелгән  олимпиадаларның   муниципаль  турында җиңү  яулый, республика күләмендә  уңышлы  чыгыш ясый, белемнәрен төрле конференцияләрдә күрсәтә.
 
Аның   дәрес  эшкәртмәләре , мәкаләләре   фәнни- методик   җыентыкларда, “Мәгариф”  журналларында  даими  рәвештә  басылып тора.Үзенең  таләпчәнлеге,  яңалыкка  омтылуы, иҗади  эшчәнлеге, шәһәр  һәм  гимназиянең  җәмәгать  эшләрендә  актив  катнашуы  белән ул  педагогик  коллективның, җәмәгатьчелекнең,  ата—аналарның  һәм  балаларның хөрмәтен   яулады.
 
50 яшьлек юбилеен  Самигуллина Венера  Минсәгыйть  кызы  зур  куанычлар  белән  каршы  ала! Бүгенге көндә ул  эшендә  тирән хөрмәткә  лаек  хезмәттәш, тормыш  иптәше Илдусы  өчен  ныклы  терәк, балалары өчен  үрнәк  әни, кечкенә  оныгы өчен  яраткан әби. Сезне юбилеегыз  белән  котлап, гаилә тынычлыгы,  эшегездә  бетмәс-төкәнмәс  илһам  һәм  иҗади хезмәт көче, яңадан – яңа  уңышлар телибез.    
 Туган көне:  1965 елның 2 гыйнвары.
 
Туган җире:  Азнакай районының Югары Стәрле авылы.
 
Әгәр укытучы булып китмәсә:  артист булган булыр иде
 
Балалары: кызы Гөлназ Әлмәт нефть институтын тәмамлап, банкта эшләгән, хәзер декрет ялында. Оныклары Тимерланга 2 яшь. Улы Ринат КФУның геология факультетының III курс студенты.
 
Кешеләрдә өнәмәгән сыйфатлар:  ялкаулык, эшләмәскә сәбәп эзләү, алдау.
 
Тормыш девизы:  алга, һәрвакыт алга!
 
Яраткан ризыгы:  тутырган каз.
 
Яратып әзерләгән ризыгы: Тутырган какы.
Ул болай әзерләнә: 200 шәр грамм күрәгә, кара җимеш, әчтерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, аңа 100 әр грамм бал, ак май кушып болгатырга.  Аннары шул массаны какка җәеп, аны рулет итеп төрергә, бер атна суыткычта тотканнан соң юка гына телемнәргә кисеп чәй янына куярга. 
 
Яраткан язучысы: Мәдинә Маликова, Равил Фәйзуллин.
 
Яраткан артисты: Алсу Әбелханова, Салават Фәтхетдинов





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net