Әлмәттә тагын ВИЧ-инфекция
Узган атнада республикада ВИЧ-инфекциянең 23 очрагы теркәлгән. Алты очрак башкалага туры килә.
Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында дүртәр очрак теркәлгән. Калганнары – Лениногорск, Чистай, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай районнарында. Үткән атнаның алдагысында Әлмәттә ВИЧ-инфекциянең бер очрагы теркәлгән иде.
