Автобус белән прицеплы КамАЗ бәрелешеп 9 кешенең гомере өзелгән [+ВИДЕО]
![Автобус белән прицеплы КамАЗ бәрелешеп 9 кешенең гомере өзелгән [+ВИДЕО]](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/96feddf247c6ca6222098f1c4ff9b927_S.jpg)
Кичә таңда 33 пассажир утырган "Дербент-Анапа" маршруты буенча баручы автобус белән прицеплы КамАЗ Махачкала - Әстерхан федераль юлында Дагыстанның Тарумовский районы Таловка торак пункты янында бәрелешкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Нәтиҗәдә 9 кешенең гомере өзелгән, 24енең сәламәтлегенә зур зыян килгән. Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган.