Главные новости Чегема
Чегем
Июнь
2021
1 2 3 4 5
6
7
8
9 10 11 12
13
14
15 16 17 18
19
20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

«Ике баласы ятим калды» — Яшь хатынны ире кыйнаганын урамдагы камера төшереп торган

0
Кабардино-Балкариядә ике бала анасы — 28 яшьлек Алена ире Аслан кыйнаганнан соң үлгән. Чегем районы суды иргә карата хөкем карары чыгарган. Асланны ике елга иреген чикләгәннәр, аңа яшәү урынын үзгәртү, кичке сигездән иртәнге алтыга кадәр өйдән чыгу, кешеләр күп җыелган урынга бару тыела. Судка кадәр 8 ай өй сагында булган вакыт та шушы 2 ел хисабына кертелә. 2 апрельдә мәрхүмә хатын ягы апелляция шикаяте бирә. Алар җәза бик йомшак дип саный. Хәзер бу суд карарын кабат карыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Хөкем карары юкка чыгарыла. Эшне кабат карауга җибәрделәр», — дип әйткән Алена ягыннан адвокат Адальби Кучменов. Башта Асланга 15 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерүчеләр аның җинаятен авыр дип таба һәм «сәламәтлеккә җитди зыян китерү нәтиҗәсендә үлем» маддәсе буенча карыйлар. Ләкин судта дәүләт гаепләүчесе маддәне «саксызлык аркасында үлемгә китерү»гә үзгәртергә сорый. Аның буенча максималь срок — 4 ел. Ләкин Асланга моны да бирмиләр, суд гаепләнүче ир-атның хатынына авыр зыян салу нияте булмаган дип таба. Ир белән хатын ун ел бергә яшәгән. Аслан фаҗигане тасвирлаганда хатынының хыянәт итүен ачыклавын искәртә. Суд документларында Аслан сүзләрен язып алган текст бар.  «Ул хатыны Алена Б.га аның әтисе янына барачагын, барысын да ничек булганын сөйләп бирәчәген, үзе төшергән видеоны күрсәтәчәген әйтә һәм капкага таба китә башлый. Шул чакта ул әбинең ишегалдына чыгып килүен күрә. Хатыны Алена Б. арттан килеп, ирен күкрәге тирәсеннән тотып ала, җибәрми, беркая да бармаска сорый. Ир хатынының кулларын ычкындырмакчы була, шул чакта ул кулын кисәк кенә тарта һәм хатынга сул кулының терсәге белән эләгә. Ул терсәге кая тигәнен белми, бәлки башына тигәндер. Әби кеше ир белән хатынны ачулана, өйгә керергә чакыра, ул ирне туктата, хатыны Алена Б. тынычлана», диелә суд документында. Адвокат Адальби Кучменов вакыйга башкача булган дип саный. Аның сүзләренчә, Аслан берничә тапкыр күрсәтмәләрен үзгәртә, ләкин ул кимендә өч тапкыр хатынының башына сугуын әйтә. «Эш материалларында урында бирелгән күрсәтмәләр, фототаблица бар. Гаепләнүче ир-ат хатынның башына сугуын күрсәтә», — ди ул. Аленаны ире Аслан урамда ук кыйный башлый, бу хәлне урамдагы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Талаш өйдә дәвам итә, Аслан Аленаның башына өйдә суга. Алена аңын югалткач, ашыгыч ярдәм чакыралар. Фельдшер сүзләренчә, алар килгәч үк Аленаның хәле авыр булуын күрә, хастаханәгә салырга кирәк булуын әйтәләр. Ләкин Аслан каршы килә, имеш, хатынына махсус рәвештә коронавирус диагнозы куячаклар. Аннары ябык табутта җирләргә туры киләчәк, дип сөйләнә. Алена Б.ны республика клиник хастаханәсенә икенче көнне китерәләр, ул комада була. Табиб-анестезиолог-реаниматолог сүзләренчә, «авыруның тәнендә күренә торган имгәнүләр булмый». Асланның анасы туганнарына инсульт дип сөйли, тик инсульт диагнозы да расланмый. Алена комадан чыкмыйча, бер атнадан үлә. Аның ике баласы ятим кала, диелә бу хәбәрдә.





Загрузка...


Глава Кабардино-Балкарии Казбек Коков

Спорт в Кабардино-Балкарии

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Кабардино-Балкарии




Путин в Кабардино-Балкарии

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Кабардино-Балкарии


Частные объявления в Чегеме, в Кабардино-Балкарии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net