Главные новости Чебоксар
Чебоксары
Март
2016

Дамир Нуретдинов: “Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм” [+ФОТОЛАР,ВИДЕО]

0
Дамир Нуретдинов: “Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм” [+ФОТОЛАР,ВИДЕО]

Бу ялларда якташыбыз Дамир “Голос. Дети” проектында “слепое прослушивание”дә катнашып, чираттагы турга узды һәм Дима Билан командасына эләкте.

Дамир Нуретдинов үзенең яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый да кебек. 14 яшьлек тыйнак яшүсмер мәктәпкә йөри, инглиз телен яхшылап  өйрәнә, буш вакытларында компьютерда утыра, спорт белән шөгыльләнә. Хәер, аның буш вакытлары әллә ни күп калмый да. Бүген Дамир баш-аягы белән җырга чумган, төрле конкурсларга әзерләнә. Узган ел “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивалендә ул беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Гадәттә, җырлау табигатьтән, тумыштан бирелә, диләр. Әмма Дамирның һич алай түгел. Инде 80 яше белән баручы бабасы кечкенәдән җырларга яратса да, яшүсмер үзенең сәләтен соңрак ачкан.

– 10 яшькә кадәр музыка белән бөтенләй шөгыльләнмәдем. Теннис, хоккей, футбол – уйнап карамаган спорт төрләре калмады. Әмма көннәрдән бер көнне мин җырлый башладым,  – дип сөйли Дамир. –  Музыка – үзе бер дөнья икән ул! Аны җиренә җиткереп, профессиональ дәрәҗәдә беләсем килә. Шәһәребезнең беренче музыка мәктәбендә ноталарны өйрәнә башладым. Җитәкчем  Рита Низамова мине күреп алды, “Талант бар, ачарга гына кирәк диде”.

Чыннан да, Дамирны сәләтле бала дип әйтү генә аз, аңарда җырлауга дәрт бар! Тавышың  булу бер, аны ачып, тамашачыга чыгарып салу, күрсәтә алу – икенче. Әгәр дә икесе дә булса, сине зур киләчәк көтә. Өстәвенә, тырыш ул. Рус телендә генә түгел, рәхәтләнеп татарча да, инглиз телендә дә җырлавы Дамирны башкалардан аерып тора. Үз-үзенә ышанычлы, җырга бөтен җанын биреп тамашачыны үз чыгышы белән иркәли белә җырчы.  Күпләргә таныш “Туган як”ны да русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итеп, дөньякүләм конкурсларда жюриларны өч телдә җырлап шаккатырган ул!

Яшь йолдызның шушы дәвердә шактый дипломнары, грамоталары җыелган. Ул аларның барысын да аермачык хәтерләп тә бетерми, чөнки алар күп. Бөтен Россия буенча уза торган “Роза ветров” фестивале, Рухият фондының “Сандугач сайрар илем”,  Чебоксар шәһәрендәге  “Цветик- семицветик” конкурсы... Санап китсәң, әллә никадәргә җыела! Әмма Дамир өчен иң истә калганы – Болгариянең Обзор шәһәрендә үтүче фестиваль. Бу Халыкара конкурсны күпләр белеп тә бетермидер. Анда  дөньяның төрле илләрендә иң талантлы балалар, җыр-бию  коллективлары җыела. Дамир анда катнашып, лауреат исемен алып кайткан.

– Сәхнәгә чыкканчы бик борчылам. Әмма җырлый башлагач, мин ләззәт алам, – ди ул. – Баштагы бөтен нәрсәләр онытыла. Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм. Шундый девиз белән яшәргә тырышам. Әти-әниләрем дә мине канатландырып торалар.

Дамирның киләчәккә хыяллары да зурдан. Аның тамашачы өчен яшисе, артист, я актер буласы килә.

Филүзә Хәмидуллина






Загрузка...


Глава Чувашии Олег Николаев
Чувашия

Глава Чувашии рассказал о национальных мероприятиях региона в Москве


Спорт в Чувашии
Чувашия

по вальту все друзья все как и по тусе предатели далее живем далее развиваемся все меняется в жизни творческой еденицы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Чувашии
Чувашия

Школьники Ставропольского края держат курс к новым вершинам!





Путин в Чувашии
Чувашия

Путин рассказал, как уговаривал одного из братьев Тихоновых покинуть зону СВО


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Чувашии


Здоровье в Чувашии


Частные объявления в Чебоксарах, в Чувашии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Моргенштерн

Шоумен Барецкий: у нас с Моргенштерном будет концерт 28 июня



Чебоксары

Хаусботы местного производства презентовали в Чувашии

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net