Главные новости Братска
Братск
Июнь
2025

«Ире авырлы хатынын кочаклый – соңгы фото»: Берничә сәгатьтән ирне үтергәннәр

0

Иркутскидан Василий һәм Кристина гаиләсе өчен соңгы гаилә фотосы бәхетле мизгелләрен чагылдырган соңгы истәлек булып калачак. Авырлы хатынын кочаклап фотога төшкәннән соң, берничә сәгатьтән ирнең исән булмаячагын беркем дә башына китермәгәндер. Күп балалы әтине гаиләсе күз алдында үтергәннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Суд гаепле дип тапкан ир-ат 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза алган. Ләкин вакыйга моның белән генә бетми: гаепләнүче кеше 1 ел буена эшне яңадан карауны таләп итә.

Бу шау-шулы вакыйга 2024 елның 22 июнендә була. Экскаватор йортүчесе булып эшләгән 33 яшьлек Василий хатыны һәм кызы белән Осинский районының Рассвет бистәсенә килә, анда аның әти-әнисе яши.

Йорт Братск сусаклагычы яр буена якын урнашкан. Бик күпләр монда килеп ял итәргә ярата. Турбаза һәм кемпингларда номерлар арендалыйлар яки шәхси территориядә арендаланган пляжга килеп ял итәләр.

Әлеге гаилә дә ял итәргә була. Алар урман аша узучы юлдан пляжга килә. Юл начар булу сәбәпле, кайтканда шлагбаум аша узарга карар кылалар.

Кристина сүзләренчә, вахтер аларны түләүсез генә уздырып җибәрергә теләми. Василий аларның биредә яшәүче кешеләр булуын аңлатырга тырыша.

«Килгән юлыгыздан кире кайтыгыз», – дип җавап бирә вахтер хатын.

Василийның моңа бик нык ачуы килә һәм газ педаленә баса да шлагбаум астыннан чыгып китә. Машина артыннан ак пикап куа башлый. Аның эчендә 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз була.

Кристина иреннән машинадан чыкмавын үтенсә дә, Василий чыга, аңа 2 ир-ат ябырыла. Шуларның берсе Василийның башына китереп суга, ул җиргә егыла. Бу вакытта өйдә Василийның әти-әнисе, абыйсы һәм апасы да була. Тавышка алар да йөгереп чыга.

Василийның җәрәхәтләре исән калырлык булмый. Ул аңына да килмичә вафат була. Хокук саклаучылар үтерүдә гаепләнүчене тоткарлый. Ул территорияне арендалаучы 38 яшьлек ир-ат – Иркутскида яшәүче була. «Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү эшләре берничә ай дәвам итә. 27 февральдә хөкем карары чыгарыла. Гаепләнүче 7 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителә. Шулай ук ул һәлак булучының гаиләсенә 7 миллион сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләргә тиеш була.

Әмма гаепләнүче карар белән килешми һәм эшне яңадан карауга апелляция бирә. Утырыш 25 июньдә узган – нәкъ 1 ел элек Василийны соңгы юлга озаткан көн.

– Ул гаепләү маддәсен «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсенә квалификацияләүне таләп итә. Аның буенча максималь җәза – 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Василийның хатыныннан кабат сорау алынуын сорый, үз күрсәтмәләрен үзгәртә. Кыскасы, срогын кыскартсыннар өчен барысын да эшли. Мин аның булган хәлгә үкенүен күрмәдем. Без бер тиен дә мораль ярдәм алмадык… – ди Василийның туганнары.

Киләсе утырыш июльдә булачак, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев

Спорт в Иркутской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Иркутской области




Путин в Иркутской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Иркутской области


Частные объявления в Братске, в Иркутской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net