Добавить новость
Главные новости Аши
Аша
Август
2015
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Тугры дустым атым-аткаем

0
Чү... Ерактан ук тояк тавышлары ишетелә түгелме? Әнә, урман буйлап ат чаба. Болай да яшен тизлегендә җилдерүче атны җайдагы һаман куалый. “Тыр-р-р, малкай!“ Җайдак атын туктатып сикереп төште дә салмак кына атлап авылга таба юл тоттылар алар.
 
Һәр көнне шулай. Җәен генә түгел, елның һәр фасылында авыл тирәсендәге урман

-кырларны гизәләр алар. Тынлыкны ара-тирә кошлар сайравы һәм хуҗаның атына эндәшкән тавышлары гына боза. Саф һавада бик рәхәт аларга! Аты инде әллә кайларга “очып“ китәрдәй булып талпынса да, хуҗасының тавышын ишетүгә туктап кала. 
Айрат балачак хыялы тормышка ашуына сөенеп туялмый. Куанмаслык та түгел
 шул: аның дүрт аты бар. Шуларның икесе чиста токымлы. Ә аларның берсен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе бүләк иткән. Менә шуннан соң әйтеп кара син балачак хыялы тормышка ашмый дип...
 
ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША
Кечкенә вакытта, чынлап та, иң зур хыялы ат асрау була Айратның. Аннан соң эт тотасы килә. 
Әмма әти-әни ат белән эт тотарга каршы килделәр. Шул вакытта ук үскәч атым да, этем дә булачак минем дип үземә сүз бирдем, – ди Айрат.
Бүген инде Яңавылда МУЛЛАХМӘТОВлар хуҗалыгы кечкенә бер ферманы хәтерләтә. Дүрт атлары, алты сыерлары, бозаулары бар аларның. Ә әлеге хуҗалыкны ике эт саклый. 
Ат өстендә үскән малайлар бит инде без. Элек колхозда ат фермасы бар иде. Мәктәптән ка
йтып букчаны атабыз да, фермага йөгерәбез. Ә алар без килгәнне көтеп торгандай кешнәп куялар. Атларга кышын бәкедән су ташып эчертүләр, атланып йөрүләр, ялларын тараулар иң матур балачак мизгелләре булып күңелгә сеңеп калган, – ди Айрат. 
Яңавыл мәктәбенә эшкә килгән Кичкетаң кызы Клара белән тормыш коргач, Айрат хыялын тормышка ашыра. Муллахмәтовлар ат сатып алалар. 
Менә шулай атлы булдым мин, – ди Айрат.
 
ПРЕЗИДЕНТ  БҮЛӘГЕ
 
Моннан дүрт ел элек гаиләләре белән кич утырганда, балаларына атлар турында мавыктыргыч итеп сөйләгәндә тагын бер хыялын – токымлы ат асрыйсы килгәнлеген әйтеп сала Айрат. Әлбәттә, андый атларның бәясе “шалканныкы“ гына түгеллеген аңлый хуҗа. Уйлашалар да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка интернет аша хат юллыйлар. 
Президент гади авыл кешесенең мөрәҗәгатенә игътибар итәр дип уйламадык та. Әмма ул безнең “җан авазы“н ишетте һәм чиста токымлы “Хорватия“ кушаматлы ат бүләк итте. Аны Универсиададан соң Казаннан барып алдык. Бу бүләге өчен Рөстәм Нургалиевичка мең рәхмәт, – ди Айрат.
“Хорватия“ менә дүрт ел инде Сабантуйларда чабышларда беренчелекне тота. Хуҗасының тугры дусты ул. Ә менә 12 яшьлек кызлары Гүзәл – атларны тәрбияләүче, аларны шикәр белән сыйлаучы. Ул да куркып тормый, атка атланып әллә кайлардан әйләнеп кайта. 
 
“ВАТХИМКА“ – САБАНТУЙЛАРДА ЛИДЕР
Ә быелның январенда “Хорватия“гә иптәшкә Теләчедән “Ватхимка“ны алып кайталар. 
Монысы башта бераз чирләп куркытты. Аны яшь бала карагандай тәрбияләдем. Атны режим белән ашату мөһим. Иртән коры печән, солы бирәм. Чабыш атына, гомумән, чи печән ашатырга, прогулкадан кайткач ике сәгать бернәрсә дә бирергә ярамый.  Аяклары авыртмасын өчен атның аяк астын һәрвакыт коры тотам, – ди Айрат. 
... Әле таң беленә генә башлый, Айрат инде атына атланып чыгып китә. Кайтканда 4-5 чакрым араны җәяүләп уза. Кичен тагын шулай: эңгер-меңгердә чыгып китәләр, сәгать уннарга кадәр йөриләр.
Атка атлану белән томырылып чабарга ярамый. Әкренләп юыртып барырга кирәк. Көнгә, әнә шулай, яраткан атларым белән ничә чакрым юл үтәм икән мин?! Тугры дустыңа атланып йөрүнең, алар белән сөйләшүнең тәмен ат белән минем кебек “җенләнгән“ кешеләр генә а
ңлыйдыр, – ди Айрат. 
Быелгы Сабантуйда “Ватхимка“ районда иң җитезе булган. Яңавыл, Көчек, Әгерҗе, Можга, Алнаш, Ижауда милли бәйрәмебездә Айратның туганы Мөнир иярләгән “Ватхимка“ финиш сызыгына иң беренчеләрдән булып килеп җитә. Мамадышта узган Питрау бәйрәмендә – өченче, Казан Сабан туенда алтынчы урын ала.   
Атыбыз еракка чаба торган. 1-2 чакрым арада ул әле кызып та җитми, – ди Айрат. Шулай да уңышларына бик сөенгәннәр. Әле бит ерак шәһәрләргә алып бару өчен машина да кирәклеген яшерми Айрат. Монысында дусты Данил Дәүләтшинга бик рәхмәтле ул. 
 
ХӨКҮМӘТ ЯРДӘМЕНӘ ӨМЕТЛӘНМИЛӘР
Айратның авыл өчен җанын бирергә әзер булганлыгы әллә каян күренеп тора. “Шәһәргә барып бер көн дә торалмыйм“, ди ул. Абзар тулы малларына 20 гектар пай җиреннән печән әзерлиләр. Быел да, әнә, 150 рулон алып кайтып өеп куйганнар. Артыгын авыл халкына саталар. 
Кызу печән өстендә Көчектән дустым Фәнис Миннәхмәтов ярдәмгә килә. Барлык төр техникабыз да үзебезнеке, – ди Айрат.
Ә абзардагы сыер-бозауларны карау – Клара җилкәсендә. 
Һәр иртәне дүртенче яртыда йокыдан торабыз да сөтлебикәләр янына чыгып китәбез, – ди Клара. Әле ярый, саву аппараты алганнар. 
Анысын да Хөкүмәттән көтеп тормадык. Үзебез сатып алдык, – ди Клара. 
Гомумән, Муллахмәтовларның бер тапкыр да кредит алганнары юк. “Акча булса, кирәк әйберне алабыз, булмаса, бераз көтәбез“, диләр.
Әлбәттә, бу кадәр зур хуҗалыкны тотуда уллары Булат, кызлары Гүзәл, ике яктан да әти-әниләре Альберт–Розалия, Вәгыйзь–Миңнур, туганнары, дуслары бик ярдәм итә. 
Мин үзем дә ярдәм сораганнарга “юк“ дип җавап бирә белмим. Шуңа күрә үземә ярдәм кирәктә дусларым, авылдашлар бик теләп булышалар, – ди Айрат. 
“Кайберәүләр “аттан нинди файда аласың, нигә кирәк ул сиңа, бозау асрасаң, күпкә табышлырак булыр иде“, диләр. Мин бит акча өчен асрамыйм аларны, яратканга тотам, – диде дә Айрат бахбаена атланып юыртып алып китте. Алда әле аның зур хыялларын тормышка ашырасы бар...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.





Загрузка...


Губернатор Челябинской области Алексей Текслер

Спорт в Челябинской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Челябинской области




Путин в Челябинской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Челябинской области


Частные объявления в Аше, в Челябинской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net