Добавить новость
Главные новости Аши
Аша
Август
2015
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

“Бер ел эчендә Әгерҗе туган шәһәребезгә әйләнде“, - диләр Украина качаклары

0
“Бер ел эчендә Әгерҗегә шулкадәр ияләштек, әйтерсең, гомер буе биредә яшәгәнбез. Безгә мондагы яшәү шартлары да, шәһәр халкы да бик ошый“, – ди моннан бер ел элек Донецк өлкәсенең Зугрэс шәһәреннән кайтып төпләнгән биш балалы Елена–Олег КОЗАЧУК гаиләсе.
 
Татарстанда бөтенләйгә төпләнеп калу уебыз көннән-көн ныгый гына. Дөрес, без яшәгән Зугрэс шәһәрендә дә хәлләр бер ел элек булганга караганда яхшырак хәзер. Төп йортта калган әниебез белән аралашып торабыз. Ул пенсия бирә башлауларын, шуның өстенә, Россиядән даими рәвештә гуманитар ярдәм килеп торуын хәбәр итә. Тик артка юл юк, безгә монда да бик ошый, – ди гаилә башлыгы Олег. 
Менә бер ел эшмәкәр Роберт Яушевның шәхси остаханәсендә аяк киемнәре төзәтүче булып эшли ул. Даими клиентлары да барлыкка килгән. Аларга сентябрь аеннан ташламалар да ясарга ниятләп тора. 
Хуҗам Роберт Равилевич белән уртак телне бик тиз таптык. Эш белән тәэмин итү өстенә, җае чыккан саен ярдәм итеп тора, рәхмәт яусын. Әнә, күптән түгел генә балаларга  компьютер бүләк итте, – ди Олег. 
Балаларга килгәндә, бер яшен тутырган Галина һәм Ярина әниләре белән өйдә тәрбияләнсә, Сергей, Елена һәм Полина 3нче мәктәптә укыйлар. 
Бик тәртипле, тәрбияле балалар. Тырышып укыйлар. Әти-әниләре дә аларның укуы белән гел кызыксынып тора. Иртәнге якта балаларын мәктәпкә алып киләләр, дәресләр беткәч, каршы алалар, – ди 3нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ралия Ахунова. 
Сергей белән Елена Әгерҗе сәнгать мәктәбенә дә йөриләр. Сергей аккордеонда уйный, Елена рәсем түгәрәгендә шөгыльләнә. 
Улыбыз быел бик күп чараларда катнашты, район бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясады. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең отчет концертында аларның уңышларына сөенеп утырдык, – ди Олег. 
Бу уку елында Сергейны республика бәйгеләренә әзерли башлаячакбыз. Бик тырыш малай. Шуңа югарырак дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә сынатмаячагына ышанабыз, – ди сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе Фәридә Кумерова.  
Гомумән, Козачук гаиләсе балаларын төрле яктан камилләшкән шәхес итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә.  
Без шәһәрдә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмаска тырышабыз. Күптән түгел Шәһәр көнендә күңел ачтык. Кичләрен Әгерҗе урамнары буйлап йөрергә дә бик яратабыз, – ди Олег. 
Балалар китапханәгә дә, “Авангард“ кинотеатрына да еш йөриләр. 
Биредә тыныч булгач, аларның үзләрен генә чыгарып җибәрергә дә куркыныч түгел, – ди гаилә башлыгы. Әгерҗе белән генә чикләнеп калмыйлар, башка шәһәрләргә дә баралар. Күптән түгел балаларын Казанга, Чаллыга, Алабугага экскурсияләргә алып барганнар, шушы араларда Ижауга зоопаркка барырга җыеналар. 
Өйдә утырып кына бала тирә-якны танып белергә ничек өйрәнсен инде?! Эш– гаилә–эш белән чикләнгән кешеләрне аңламыйм, аңларга да теләмим,  – дип фикер йөртә гаилә башлыгы.    
Бер ел эчендә гаиләнең дә, балаларның да бик күп танышлары барлыкка килгән.   
Халык гади, эчкерсез, ачык йөзле, киң күңелле биредә. Безгә ярдәм кулы сузучылар да бик күп. Азык-төлек белән дә, башка яклап та ярдәм итәргә тырышалар. Әнә, күптән түгел берәү балаларга пластик чаңгы бүләк итте. Шуңа рәхмәтле булмый, ни әйтәсең инде әгерҗелеләргә?! – дип дәвам итә Олег.
Хәзерге вакытта II Гагарин тыкрыгында урнашкан ике катлы йортларын эчке өлешен  ремонтлау белән мәшгуль гаилә.
Бер шөреп борган саен сөенәм. Яшәргә менә дигән йортыбыз, ашарга ипиебез, эш урыным бар, балалар мәктәпкә йөри. Иң мөһиме, Татарстанда, Әгерҗедә тыныч, рәхәт. Шуңа бүгенге тормышыбызга зарлану гөнаһ булыр, – ди Олег. 
Ә безгә  гаилә әгъзаларының оптимистлыгына сокланасы, алардан үрнәк аласы гына кала.      
 
Дания АБЗАЛИЕВА.





Загрузка...


Губернатор Челябинской области Алексей Текслер

Спорт в Челябинской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Челябинской области




Путин в Челябинской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Челябинской области


Частные объявления в Аше, в Челябинской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net