Добавить новость
Главные новости Аши
Аша
Август
2015
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Бер куян, ике куян

0
Озакламый ау сезоны башлана. Аучыларны борчыган проблемалар турында оешманың яңа җитәкчесе Александр КОНОФЕЕВ белән сөйләшәбез.
 
Элек аларның оешмасы Дәүләт аучылык күзәтчелеге дип аталды. Хәзер ул ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе дип үзгәртелде. Районның элеккеге баш аучысы Сергей Бородинга алмашка Александр Конофеев килде. Ул – әлеге идарәнең безнең райондагы бүлекчәсе начальнигы. Аңа йөкләнгән вазифалар бик күп.
 
Урманнарны чүп баса
Урманнардагы чүплекләр Александр Конофеевның баш авыртуына әйләнергә өлгергән инде. Алар Әгерҗене чыккач ук башлана. Жикьяга таба машинада бераз гына ара үтеп, урман эченә үтәбез. Тирә-якта шундый гүзәл табигать, матурлык... Шунда ук ямьсез күренешләр башлана. Яшь, төз чыршы агачына кемдер буш сыра шешәсе кидереп куйган. Ә тагын да эчтәрәк – чүп өемнәре. 
Карагыз әле, монда ниләр генә юк: черек такталар да, пластик, полиэтилен, тимер... Кайсы җәнлек монда үзенә ризык таба алсын?! Әнә, тагын өч чүп өеме. Югыйсә, чүп түгү полигоны моннан ерак түгел бит, – дип борчыла Александр Михайлович. 
Чыннан да, әллә халык ялкауланган, әллә оятын югалткан?! Болай барса, берничә елдан урманнарда кешегә дә тын алу авыр булачак. 
Чүплекләр белән ничек көрәшергә уйлыйсыз соң? 
Минем административ хокук бозулар буенча беркетмә төзергә вәкаләтем бар. Гражданнарга билгеләнгән штрафлар да аз түгел: 1500дән алып 5000 сумга кадәр. Иң беренче чиратта, үз участокларында шундый тәртипсезлек тудырган җир хуҗалары җәзага тартылачак. Ә браконьерларга килгәндә, монысы – җинаять җаваплылыгына тарту белән бәйле, шуңа анысын суд хәл итә.    
 
Һәр җәнлек – исәптә
Александр Конофеев җәнлекләр санын да исәптә тота. Бу эш кышын ау сезоны беткәч башкарыла. Егерьлар, аучылар белән кар машиналарына утырып чыгалар да, кар өстендәге эзләре буенча барлык кыргый хайваннарны – кабан дуңгызларын, пошиларны, куяннарны, кыр тавыкларын, көртлекләрне саныйлар.  
Шул ук активистлар белән кыргый хайваннарны ашату мәйданчыклары булдыралар. Кошлар өчен ташлыклар, очып китү урыннары ясыйлар. Хәзерге вакытта “Агро-Кама“ ширкәтеннән ашлык калдыклары алу турында сөйләшүләр алып баралар. 
Ә нигә бу эшләрне үз хисабыгызга башкарасыз? Взнослар түләмиләрмени? – дип сорыйм. 
Әгерҗе аучылык җәмгыяте үз эшен туктатты. Хәзерге вакытта аның киләчәк язмышы хәл ителә. Тик бу бездә аучылар юк дигән сүз түгел.  Аларга ау өчен рөхсәтне мин бирәм. Красный бор аучылык җәмгыяте дә бар. Аның җирләрен Чаллы аучылары арендага алды. Алар – шулай ук минем күзәтчелектә.
 
Куяннар азая
Күп кенә аучылар быел Татарстанда куяннарга ау тыелуына канәгатьсезлек белдерә. Тик бу очраклы гына түгел: куяннар саны елдан-ел кими. 
Яшь куяннарны төлке, кыргый этләр, ерткыч кошлар эзәрлекли. Шулай да төп сәбәпче – кеше. Басулар химик препаратлар белән эшкәртелә, ә комбайннар астында күпме куян һәлак була?!  Әгәр аучы юлында куян очрый икән, ул аны атмый китми. “Бер куянны атканнан ни була?!“ дип уйлый ул. Тик менә шулай берәмләп ата-ата шушы көнгә килеп җиттек тә инде: куяннар саны кими, аларга ау тыела. 
Ә ау сезонына килгәндә, ул 15 августта суда йөзүче киек кошларга, 15 сентябрьдә кыйммәтле мехлы җәнлекләргә ачыла. Кемгә дә булса барконьерлык очраклары мәгълүм икән, Александр Конофеевка йә полиция бүлекчәсенә 89600692111 яисә 22541 телефоннары аша (аноним булса да ярый) шалтыратыгыз.  
Екатерина САМСОНОВА.





Загрузка...


Губернатор Челябинской области Алексей Текслер

Спорт в Челябинской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Челябинской области




Путин в Челябинской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Челябинской области


Частные объявления в Аше, в Челябинской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net