Главные новости Алдана
Алдан
Июль
2016
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Су кергәндә гомере өзелгән малайның үлеме буенча җинаять эше кузгатылды

0
Су кергәндә гомере өзелгән малайның үлеме буенча җинаять эше кузгатылды

Сишәмбе көнне, 5 июльдә, «Прибрежный» бакчачылык ширкәте территориясендә насос станциясе торбасында ун яшьлек малайның үлүе турында кайгылы хәбәр алынды. 

Бала су керергә Яр Чаллыдан килгән була. Сәгать көндезге 2нче яртыда аны биредә ял итүчеләр киенгән һәм торба өстендә утырып торган килеш күрәләр. Фаҗига исә бераз соңрак килеп чыга, дип язалар матбугат чаралары. 
 Биредәге сулык коену өчен билгеләнмәгән, бакча участокларын су белән тәэмин итү өчен хезмәт итә торган була. 
 Район башлыгы Васил Хаҗиев та фаҗига булган урынга чыкты һәм тиешле хезмәтләргә һәлакәткә китергән сәбәпләрне ачыкларга кушты. Район хакимиятендә җитәкчеләр белән үткән киңәшмәдә дә балаларның җәйге ялын куркынычсыз итеп оештыру мәсьәләсе күтәрелде. 
Малайның гомере өзелгән урынга бүген чәчәкләр салынган. Фаҗига турында белүчеләр, урында булучылар социаль челтәрләрдә баланың әти-әнисенең кайгысын уртаклаша, һәлакәткә карата үз фикерләрен калдыра. «Вконтакте» челтәрендә мондый фикерләр бар:
«Без бу малай белән бергә су коендык... Торба суны Камадан суырып ала. Малайны да шулай үзенә тартып алган. Без нәрсә булганын аңламый да калдык. Коточкыч...»
«Без аның белән бакалар күзәтеп утырдык. Аннары ул суга сикерде һәм шуннан соң малайны беркем дә күрмәде. 7-10 минуттан бер ир-атның кычкырып җибәрүеннән имәнеп киттек. Аны да торба суырган һәм аякларында каты киселү эзләре калган иде. Шуннан соң бар кеше йөгерешә башлады».
«Мин биредә 30 елга якын коенам. Әлбәттә, рөхсәт ителгән урын түгел. Монда күп кеше су керергә килә, хәтта суга төшә торган баскычлар һәм тотынгычлар да куелган».
«Прибрежный» бакчачылык ширкәте рәисе Евгений Дорофеевның сүзләренә караганда (ул бу вазифада 2016 елның апреленнән эшли), баланың югалуы турында дачадагыларның берсе техник хезмәткәргә хәбәр итә. Ул тиз генә ширкәт рәисенә шалтырата һәм рәис үз чиратында МЧС хезмәтенә чыга. Фаҗига урынында малайның әбисе генә иде, дип инандыра Дорофеев.
 Ширкәт рәисенең әйтүенчә, бакча сезоны ачылганда, төгәлрәге, 25 апрельгә кадәр торбада саклаучы рәшәткәләр урнаштырылган була. «Мөгаен, аларны су агызып киткәндер. Ә торбаның чыгу урыны 2 метр тирәнлектә урнашу сәбәпле, ул рәшәткәнең урынында булуын тикшерү авыр, мөмкин түгел диярлек. Көннәр кызу торгач, буага суны еш тутыралар», – ди рәис. 
 «Яңа рәшәткә кую өчен фаҗигадән соң икенче көнне эшчеләр буадан суны суырта башладылар. Коенуның тыелганлыгы турындагы планшет якын көннәрдә эшләнәчәк һәм бирегә алып килеп урнаштырылачак. Алдан куйган язу яр буен ныгыту өчен башкарылган җир эшләре вакытында яки бакчачыларның үзләре тарафыннан алырга булырга мөмкин», – дип белдерә ширкәт рәисе.
Әгәр бакчачылар су керүне тыю турындагы язуга да игътибар итмәсәләр, балаларын караусыз калдырсалар, буа янын койма белән әйләндереп алырга туры киләчәк, дип өсти ул.
«Үлгән малайның гаиләсен һичшиксез табачакбыз һәм аларга матди ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип ышындыра Евгений Дорофеев. 
Район прокуроры урынбасары Марат Хәйруллинның хәбәр итүенчә, саксызлык аркасында үлемгә китерү турындагы маддә буенча бүген җинаять эше кузгатылган. Фаҗига җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыру сәбәпле, эш прокуратурада аерым контрольгә алынган. Тикшерү эшләре башлаган. Аның барышында гаепле затлар ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак. Эшне карау вакыты ике айга билгеләнгән. Бала гәүдәсенең торба эченнән табылган калдыклары суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. Аның нәтиҗәләрен ким дигәндә бер ай көтәргә туры киләчәк. Тикшерү барышында шаһитлардан сораулар алыначак, насос станциясе урнашкан территорияне үз эченә алган һәм ул террритория өчен җаваплы булган «Прибрежный» бакчачылык ширкәтенең барлык документлары тикшереләчәк, дип белдерә прокурор урынбасары. 





Загрузка...


Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Новый выпуск передачи «Вместе с Айсеном Николаевым» выйдет в эфир 26 мая


Спорт в Якутии
Якутия

Набережные озера Сайсары и 202 микрорайона преображаются по мастер-плану Якутска


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина рассказала о болезни перед стартом на «Ролан Гаррос»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Якутии
Якутия

Дознаватели установили виновных в возникновении лесных и ландшафтных пожаров в Якутии





Путин в Якутии
Якутия

Пока в Якутии была ночь: визит Путина в Узбекистан, эвакуация в Бангладеш, ДТП в Турции


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко предложил Томенко запустить прямой авиарейс Минск – Барнаул




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Охранник Зеленского предлагал Киеву сдаться в первые дни СВО


Навальный в Якутии


Здоровье в Якутии


Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

«Своя жизнь»: Волочкова отказалась поздравлять бывшего мужа с рождением сына



Алдан

Дежурный прокурор: В Якутске причинен тяжкий вред здоровью женщине

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net