63 яшьлек пенсионер янып үлгән
Янгын турындагы хәбәр 13 сәгать 10 минутта алына.
Казанның Авиатөзелеш районындагы шәхси йортларның берсендә кухня белән өй кирәк-яраклары яна. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итә. Янгынны сүндергәндә коткаручылар 63 яшьлек ир-ат гәүдәсен табалар. Алдан фаразлаулар буенча янгын тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга тиеш.