Главные новости Алдана
Алдан
Февраль
2026
1
2 3
4
5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Өч сәгатьлек «Татарча солянка»: «Мөнирджайзер» һәм «пенсионер асрау» турында мәзәк

0

Оештыручылар билгеләвенчә, бу – Яңа ел чоры бәйрәмнәреннән соң беренче «Татарча солянка» концерты. «Солянка»лар ел дәвамында еш кабатланып торса да, тамашачы гыйнвар буена мондый шоуларга тансыклаган иде. Зал тулы. Берәр артистның сольный концертына караганда, халык «солянка»ларны күбрәк үз итә сыман. Сәбәбе дә билгеле: бер килүдә әллә күпме артистны күреп була. Бу юлы шоу-программада 23 җырчы чыгыш ясады, шул исәптән 4 дуэт тыңладык. Афиша «шыплап» тутырылган иде.

Атна уртасындагы концертта

Концертны җырчы, юмор остасы Байбулат һәм шоумен Илназ Миңнеханов алып барды. Беренче булып сәхнәгә Мөнир Рахмаев чыкты. Аны игълан иткәндә үк «энерджайзер, Мөнирджайзер» дип атадылар. Бу юкка түгел! Мөнир үзенә генә хас харизмасы һәм «кызулыгы» белән атна уртасында эштән соң килгән тамашачыны уятып җибәрде. «Ак каен», «Ә күңелдә – 18» җырларын башкаргач та, аны әллә өч-дүрт тапкыр «на бис» дип сәхнәгә чакырдылар.

Алып баручыларның артистлар арасындагы юморы да ошады. Вакыты белән берникадәр примитив тоелса да, алар чикне белделәр: артык эчкә дә кермәделәр, «билдән аска» төшеп китмәделәр. Алтын урталыкны саклый алдылар. Шулай да...

Алып баручылар авазыннан: «Пенсионерлар иң бай кешеләр хәзер, концертларны да калдырмыйча йөриләр. Безнең авылда яшьләр шундый сүз уйлап тапты: ике сөт бирә торган сыер асраганчы, бер пенсионер асравы отышлырак».

Алгарак китеп шуны да языйк: бу кичәдә тамашачылар арасындагы 50 ел бергә гомер иткән ике парга концертларга чакыру билетлары бирелде. Бу күркәм гаиләләрнең берсе – Ижаудан, икенчесе Оренбургтан килгән иде.

Өлкән буын дигәннән, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина мәңгелек хитларын башкарды. Аны «легенда» дип игълан иттеләр – ничә еллар дәвамында сәхнәдән төшмәгән җырчы бит ул. Шулай ук Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да үзләренә хас гаилә юморы, сатирасы белән тамашачыны көлдереп алдылар. Аларның чыгышы белән «солянка»ның беренче өлеше тәмамланды.

Яшь җырчылар тенденциясе

Кайвакыт тәнәфестән соң тамашачының бер өлеше өенә кайтып китә. Бу юлы алай булмады, димәк, концерт халыкка ошаган. Шулай да буфетта тоткарланып яки тәмәке көйрәтеп, икенче бүлеккә соңга калып керүчеләр шактый иде.

Илдар Әхмәтовның «Буран» җыры яңарак кына булган кар коллапсын, кар көрәүләрне искә төшерсә, «Яшерен сөю» җыры моңландырып алды.

Җырчылар күп, тик «солянка»да чәчәкләр Асылкаевага гына мендерелде

Аннары шуңа да игътибар иттем: яшь эстрада йолдызлары өлкән яки инде мәрхүм артистларның җырларын яңарта. Халык җырларын да репертуарларына еш кертәләр. Зәринә Асылкаева башкаруында «Каз канаты», ә йолдызлы гаилә Марат Галимов белән Линара Батталова җырлавында «Кунак кыз» җырын ишеттек. «Кунак кыз» – Хәния Фәрхи репертуарындагы җыр. Билгеле, Хәния апа аны «Кунак егет» дип җырлый иде. Нишләп сүзләре алмашкандыр... Сүз уңаеннан, бу җыр Илсөя Бәдретдинованың да программасында булган иде.

Былтыр гына филармониядә беренче соло концертын үткәргән Игорь Дмитриев та олпат җырчылар репертуарына мөрәҗәгать итте. Игорьны сәхнәгә чакырганда, алып баручылар аның тиздән «балдак» киячәген дә әйтеп узды. Зөфәр Хәйретдиновның «Шомырт салкыннары»н, Салават Фәтхетдиновның «Яшисе килеп яшәргә»сен җырлады. Рәзил Камалов белән Рәфинә Кәлимуллина да Әлфия Авзалова башкаруында популярлашып киткән «Сагындым авылым» җыры белән чыгыш ясадылар. Ретро концерт кебек булды бераз.

Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар – классик җырчы, опера артисты булса да, шоу-бизнеста да танылып килә. Бу юлы ул Хәния Фәрхи белән әтисе дуэт булып җырлаган «Ышан бары йөрәк авазына» җырын башкарды. Дуэт белән тыңларга күнеккән җырны ялгыз башкаруда ишетү бераз сәер иде.

Ахырдан Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева, Айдар Рәкыйпов һәм Чулпан Йосыпова чыгыш ясады. Гыймаева белән Бәйрәмовның актив блогер икәнлекләренә, кызыклы видеоларына да ишарә ясадылар. Чыннан да, аларның шаян видеолары күпләргә ошый.

«Яратыгыз, сөегез һәм сөелегез. Мәхәббәттә һәм рәхәттә яшәргә язсын», – дип, алар «Мин сине яратам» һәм «Калсын күңел яшь булып» җырларын җырладылар.

Язмага нокта куйганда...

Алдан әйтелгәнчә, яраткан хитлар, музыкаль яңалыклар, «сольный» чыгышлар һәм традицион дуэтлар – барысы да булды. Алдамадылар. Афишада фотосурәтләре булган Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Рәдиф Зарипов кына булмады. Ә калган җырчыларның чыгышларын тамаша кылдык.

Тулаем алганда, җырчыларның чыгышларын күзәтсәк, һәркайсы, күккә чөелгән тупны җиргә төшерми мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышкан спортчы кебек, «Мөнирджайзер» биргән темпны сакларга тырышты. Йөгереп кенә сәхнәгә чыктылар да бер-ике җыр башкарып, йөгереп кенә диярлек кереп китү ягын күрделәр.

Өч сәгать ярым барган концерт әнә шулай үтте.






Загрузка...


Глава Якутии Айсен Николаев

Спорт в Якутии

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Якутии




Путин в Якутии

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Якутии


Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net