Главные новости Алдана
Алдан
Май
2024

«Алтын каләм»челәр Казанда, Римма Ратникова «...не в ту дверь...» керүчеләр булмавын тели

0
«Алтын каләм»челәр Казанда, Римма Ратникова «...не в ту дверь...» керүчеләр булмавын тели

Арча районы Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Сабитова «Алтын каләм» бәйге-фестивалендә катнаша. «Интертат»ның «ЯшьТИ» проекты кысаларында ул Казанда узган сессиядәге кичерешләре белән уртаклаша.

Алдан борчылырга ярамый, диләр бит әле. Хак әйтәләр. Бу фикернең дөрес булуын үз тәҗрибәмдә күптән түгел генә ачыкладым. Узган ел, «Алтын Каләм» фестивале үткәрелмәячәк, дигән хәбәр чыккач, кәефем нык төшкән иде. Ничек инде ул? «Идел» («Волга») яшьләр үзәгендә каләмдәшләр, остазларыбыз даирәсендә узган бәхетле мизгелләр бүтән кабатланмасмы, дип көрсендем. Борчылуым гына юкка булган. Менә бит – XXVIII «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең пресс-конференциясендә утырам.

«Алтын Каләм»не үткәрми калып, зур югалту кичерер идек. Бу проект милләтебез үсеше өчен дә мөһим. Милләтебез киләчәге өчен битараф булмаганнар, үткәрмәү сәбәпләрен белергә теләп, дәгъвалар язып чыктылар, төрле платформаларда шәрехләделәр. Кайтаваз булды. «Почти» петиция уздырып, «җиңеп» чыктылар. Әллә хәбәрчеләребезнең үткен каләмнәреннән курыктылармы, дәгъваларга түзә алмадылармы – «Алтын каләм»гә яшәү хокукы бирделәр.

Монотонлыкка нисбәтле кисәтүләргә колак салып, оргкомитет фестивальне яңача, үзгәрешләр кертеп тергезде. Бүгенге көндә ул 2 этапта уза һәм аның үткәрелү вакыты да озайтылды. Инде декабрьдә үк гаризалар кабул итү компаниясе актив эшен башлап җибәрде. Медиа өлкәсе белән дуслашырга теләүчеләр электрон портфолиоларын тутырып, организаторлар таләп иткән биремне үтәделәр.

Сайлап алуның икенче туры объективрак узачак, чөнки, яңалык буларак, фестивальгә күчмә мәктәп программасын да керткәннәр.

Тагын нинди үзгәрешләр бар соң?

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков

Фото: © Рамил Гали

Бу сорауга Татарстан республикасы яшьләр эшләре министры Садыйков Ринат Наил улы җавап бирде. Катнашучылар өчен яңалыклар күп икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Беренчедән, дистанцион уку системасы кертелде. Ул профориентация өчен кирәк, икенче этапта катнашучыларга үзләрен сынап карар өчен яхшы мөмкинлек булдырылган. Бирегә үз эшләренең чын осталары булган кәттә экспертлар җыелган. Алар белән берлектә эшләү мөмкинлегенең чикләре дә шартлы гына, остазлардан күп дәресләр алалабыз.

Быел фестивальдә 8 юнәлеш буенча эш алып барыла, яңалык буларак «Реклама һәм җәмгыять белән элемтә» юнәлеше өстәлгән һәм шулай ук «медиүзәкләр» көч сынаша.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәитгәрәй улы:

«Безнең өчен сан түгел, сыйфат кирәк булса да, сезнең күп булуыгыз сөендерә. Бу фестиваль кемгәдер үз юлын табарга булышыр, журналистикага мәхәббәт уятыр, ә кемдер бу өлкә аңа туры килмәгәнен аңлар. Аның монысы да бик мөһим. Биредә сез яңа дуслар табасыз, фикердәшләрегез белән аралашасыз. Хәерле сәгатьтә!»

Фестивальнең идеясе үзгәргәнме?

Татарстан Дәүләт советы депутаты Римма Ратникова

Фото: © Рамил Гали

Татарстан Дәүләт советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызын «Алтын Каләм»нең «әнисе» буларак беләбез. Фестивальнең тарихын да аннан сорау урынлы иде. «Алтын каләм» 1995 елда гамәлгә ашырылган.

«Бездә кәттә хәбәрчеләргә «спрос» зур иде. Бу өлкә белән кызыксынучылар ул заманда да күп булды, әмма медианың чын асылын, эчке катламын белмәделәр. Без инде әзерлекле яшьләрне күрергә теләдек. «Каләм»ебез 28 ел буе профориентация чарасы булып та торды. Киркоров кебек «...зашел не в ту дверь...» күренешләре булмавын теләп, кайгыртып чынга ашырдык бу проектны. Медиа, чыннан да, кызыклы, әмма бу – шул ук вакытта бик катлаулы һөнәр дә, яшьләр бу фактны да истә тотырга тиешләр».

Римма Ратникова фикеренчә, без фән-техника яхшы үсеш алган заманда яшибез, телефон яшәешебезне бер бармакта биетергә сәләтле. Нинди генә үзгәрешләр була калса да, конкуренция көчле булган өлкәдә эшләп, без уртак макстлар, теләк-юанычлар белән яшәргә тиеш, диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы сүзен компетент журналистлар турында сөйләүдән башлады. Мисал буларак, «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллинаның эшчәнлеген һәм алып барган сәхифәсен китерде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

Фото: © Рамил Гали

«Татмедиа»да хәзер бер генә юнәлеш буенча эшләмиләр, журналист кеше дөрес яза белү сәләтенә дә ия булырга, кадрда да яхшы күренергә тиеш. Безнең коллективка берәр хезмәткәр кушылырга теләсә, иң башта аның социаль челтәрләрендәге активлыгын карыйбыз».

Шамил Садыков тагын бер үтемле фикерен әйтте. Фестиваль кысаларында узган лекцияләрдә без икетеллелек һәм туган телебезне камил белү дигән темаларга әңгәмә корып, материаллар әзерләдек. Икетеллелек – журналист өчен көчле корал, мондый коралга ия булганнарга караш та, бәя дә үзгә икән. Күп телләр белгән журналист компетенцияләрен дә дөрес билгели, аларга ихтыяҗ да зур.

Ахыргы үтемле фикерне «Алтын каләм»нең башкаручы директоры, «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Ризван кызы Галимова җиткерде. Ул сүзләрен киң җәмәгатьчелеккә түгел, катнашучыларга кагылышлы итеп әйтте. Баксаң, күчмә мәктәп программасын төзегәндә оештыручыларның максаты – кабатланмау, үзенчәлекле алымнар куллануга ирешү икән. Шәп мөмкинлекне кулдан җибәрмәскә өндәп, уңышлар теләделәр…

«Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова

Фото: © Рамил Гали

«Алтын каләм» фестивалендә «Татар журналистикасы» юнәлешендә катнашучы укучылар белән «Татар-информ»да очрашу

«Инфоповодның да ниндие генә әле...»

Татар журналистикасын тәкъдим итүче кызлар гына уяу булып чыкмадылар. Сорауларыбызны бирергә җөрьәт итмичә, остазыбызны да кызык хәлдә калдырдык. Ул безгә матбугат конференциясендә актив катнашырга чакырган иде.

Рәмис Латыйпов кәефебезне күтәрмәсә дә, тонык дөньябызга төсләр кертеп, халәтебезне үзгәртте. Менә яхшы гына инфоповод та барлыкка килде... «Уяу» кызлар булып чыктык без! Без, чыннан да, шундый югары интеллектлы хәбәрчеләр булып чыктыкмы соң? Ә, юк, бары сорау бирмәдек без. Кемдер «чолганышта» калды, кемдер өлгермәде...

Әйе, бу конференция аңлы хәтер төпкелендә сакланмаса да, төшләргә кереп мең дә бер тапкыр йөдәтәчәк әле. Димәк, бу – безнең өчен яхшы сабак булачак. Димәк, шулай хәерле. Туган көнең белән, «Алтын каләм»!






Загрузка...


Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Айсен Николаев: С Днём защиты детей! Оҕо көмүскэлин күнүнэн!


Спорт в Якутии
Якутия

14 гимнасток представят Якутию на VIII международных играх «Дети Азии»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Якутии
Якутия

Аномальная жара с июльскими температурами придет в некоторые регионы





Путин в Якутии
Якутия

Герой России Игорь Юргин прошел отбор в президентскую программу «Время героев»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в Якутии


Здоровье в Якутии


Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Мариинка

Мариинский театр обзавелся четвертой сценой на 800 мест



Алдан

Вагонам предлагают ехать в Магадан

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net