Коточкыч хәл: мәетләрне моргта бутаганнар
0
Бу хәл Краснодар краеның Абинск шәһәрендә була. 67 яшьлек хатынның улына аның мәете урынына икенче хатын=кызныкын биреп җибәрәләр. Аны үлгәч кешенең йөзе шулай үзгәрә дип ышандыралар. Әмма зиратка алып килгәч тә мәетне туганнарыннан беркем танымый. Алар полиция чакырталар. Шул вакытта килеп җиткән морг хезмәткәрләре ашыгып мәетнең киемнәрен алмаштыра башлыйлар һәм алмашуда мәрхүмәнең туганнрын күбрәк гаеплилир. Мәетләрне киендереп-чишендергәндә туганнары чит мәетнең гәүдәсе моргта ярдырылганын, ә үзләренеке ярдырылмаганны да күрәләр. Шуңа бәйле рәвештә аның үлеме сәбәпләренең дөреслегенә шикләнә башлыйлар һәм экспертизаны кабатлауга гариза бирәләр. --