Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы теркәлгән. Республикада теркәлгән авыру очракларының гомуми саны 20 203кә җиткән. Республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, бары тик 3 очрак кына читтән кертелгән, калганнары – аралашу юлы белән йоктырылган. Хастаханәләргә 13 пациентны салганнар, калганнары өйдә дәвалана. Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган - 15 очрак. Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарына берәр очрак туры килә. Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан 43 пациент терелде. Пандемия вакытында авырып савыкканнар саны 17 306 кешегә җиткән.