«Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләрне башлап җибәрә. Хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин. «Коръән укуның бөек гыйбадәт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Аллаһ Илчесе ﷺ: „Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать күрсәткән кеше бу көнне котылачак. Бу шәфәгать кеше Җәһәннәмнән котылып калырга мөмкинлек бирәчәк“, диелә. Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ Коръәнне тәҗвидтән башка укуны тыйган», диелә Диния нәзарәте хәбәрендә. Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала. Чөнки Аллаһ Коръәнне тәҗвид белән иңдерде, һәм ул безгә дә килеп җитте.